Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россиядә “Куркынычсыз юл“ олимпиадасына старт бирелде

Башлангыч сыйныф укучылары өчен Бөтенроссия олимпиадасы 30нчы ноябрьдән 11нче декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

(30 ноябрь, “Апастово-информ“).


Россиядә укучылар өчен “Куркынычсыз юл“ олимпиадасына старт бирелде. Шул уңайдан, Татарстан мәктәпләрендә укучылар өчен ачык дәресләр оештырылды. Анда 209 меңнән артык башлангыч сыйныф укучысы катнашты.
Казанда Советский районының 159нчы номерлы лицеенда яшь инспекторлар онлайн-олимпиада барышын күрсәттеләр. Алар юлларда проблемалы хәлләрне чагылдырып, мәктәптән өйгә таба куркынычсыз юл проектын эшләделәр.
“Бүген бик матур, файдалы чара узды. Республикабызның барлык башлангыч сыйныф укучылары олимпиадага кушылырлар дип өметләнәм. Бу чара бик кирәкле, чөнки без барыбыз да юл хәрәкәте катнашучылары булып исәпләнәбез“, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова.
Ачык дәрестә катнашучы ГИБДД идарәсе җитәкчесе урынбасары, полиция полковнигы Дамир Бикмөхәммәтов балаларны юлларда куркынычсыз кагыйдәләренә өйрәтү - олимпиаданың төп максаты булуына басым ясады.
“Быел республикабыз юлларында балалар катнашында 398 транспорт һәлакәте теркәлде. Анда сигез бала вафат булды, 418 бала төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алды. Балалар белән килеп чыккан юл-транспорт травматизмын кисәтүдә олимпиаданың ярдәме зур булыр дип ышанам“, – дип ассызыклады полиция полковнигы.
Аның сүзләренә караганда, узган ел белән чагыштырганда, балалар белән булган юл һәлакәтләре кимегән. “Балаларны иминлеккә өйрәтү елдан-ел камилләшә бара. Хезмәтебез үз нәтиҗәләрен күрсәтә“, - ди Бикмөхәммәтов.
Әлеге олимпиадаларда Учи.ру. платформасында теркәлгән башлангыч сыйныф укучылары катнаша ала. Олимпиадалар төгәлләнгәч, катнашучылар дипломнар, сертификатлар һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев