Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Көн дә шулай булсачы..!

Горбунов исемендәге берләшмәнең Коштавылы бүлекчәсендә сенаж базын бер көндә тутыралар. Һәрберсе кимендә 800-1000 тоннага исәпләнгән. Басу-сенаж базы конвейренда көн дә 15 тән артык техника эшли. Апас аграр көллияте һөнәргә өйрәтү мастеры Таһир Хөсәенов (рәсемдә): - "Ягуар"ым белән инде 6 ел районда терлек азыгы әзерләүдә катнашам. Бер кулда гына булгач әйбәт...

Горбунов исемендәге берләшмәнең Коштавылы бүлекчәсендә сенаж базын бер көндә тутыралар. Һәрберсе кимендә 800-1000 тоннага исәпләнгән. Басу-сенаж базы конвейренда көн дә 15 тән артык техника эшли.

Апас аграр көллияте һөнәргә өйрәтү мастеры Таһир Хөсәенов (рәсемдә):

- "Ягуар"ым белән инде 6 ел районда терлек азыгы әзерләүдә катнашам. Бер кулда гына булгач әйбәт шул, тәмам бөтен нечкәлекләрен белеп бетердем үзенең, шәп техника! - ди.

Таһир үзе Дәвеш егете, бик тәртипле, тырыш һәм эшсөяр дигән даны бар авылда. Бу сезон башыннан "Зөя" агрофирмасының төрле бүлекчәләрендә теземнәрдәге кипшенгән 10000 тонна чамасы үләнне ваклатып, сенаж базларына төяп озатты ул. Аның белән бер "команда"да эшләүче Багыш бүлекчәсеннән Вәгыйз Хәмидуллин, Чирмешәннән Расыйм Гыйбадуллин (рәсемдә), Дәүләкидән Радик Кошкин, Чәтбаштан Роберт Нәҗмиев, Каратуннан Иршат Әхмәтҗанов һәм башка бик күп тырыш механизатор-шоферлар быелгы уңайлы һава шартларының һәр сәгатен нәтиҗәле файдаланырга омтылалар. Колгына авылы шоферы Илдус Гәрәев Дәвеш авыл ашханәсе пешекчеләре Салия Салаватова, Халидә Лотфуллина, Татьяна Канунникова әзерләгән тәмле, кайнар аш-суны басуда, фермада эшләүчеләргә көнгә 3 тапкыр китерә. Сенаж базларына борчак, арыш-солы, арпа-бодайдан гына торган, тиешенчә кипшендерелгән, бик туклыклы масса салына һәм ул махсус әчеткеч-консервант эремәсе белән даими дымландырыла. Иң мөһиме - бу массаны өзлексез, тәүлек әйләнәсе тыгызлап таптату таләбе төгәл үтәлә! Баз өстен япканда да бик сыйфатлы каплагыч полиэтилен материаллар гына кулланыла. Әзерләнүче сенажның сыйфатын сыйфатын район лабораториясе шартларында даими тикшертеп, кирәк булса минуты-сәгате белән технологиягә төзәтмәләр кертәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: заготовка кормов