Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кыскача...

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 2 августка район буенча барлык мәйданның 10160 гектарында игеннәр суктырылды, 28040 тонна иген җыеп алынды. Һәр гектардан уртача 27,6 центнер уңыш чыга. Шул исәптән, көзге арыштан - 29,4 центнер, көзге бодайдан - 16,0 центнер, арпадан - 33,8 центнер, борчакның һәр гектарыннан...

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 2 августка район буенча барлык мәйданның 10160 гектарында игеннәр суктырылды, 28040 тонна иген җыеп алынды. Һәр гектардан уртача 27,6 центнер уңыш чыга. Шул исәптән, көзге арыштан - 29,4 центнер, көзге бодайдан - 16,0 центнер, арпадан - 33,8 центнер, борчакның һәр гектарыннан уртача 18,0 центнер уңыш җыела. Басуларда 64 "кыр корабы" эшли.

Өлкәннәр ярдәме һәрчак кирәк

Урып-җыю эшләрендә өлкәннәр дә үзләреннән зур өлеш кертәләр. Мисал өчен, Идрәз бүлекчәсенең Дүртиле ындыр табагында беренче сменада пенсионер апалар бик тырышып эшлиләр. Идрәздән Лилия Ибәтова, Гөлчирә Сафиуллина, Җәмилә Каюмова, Сәгыйдә Абдуллина, Сафия Хәмидуллина ярдәме белән басудан кайткан икмәк тиз эшкәртелеп, чистартылып урнаштырылып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: жатва–2012