Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рөстәм – республикада беренче

Апас аграр көллияте укытучысы Рөстәм Мингазиев һөнәри белем бирү уку йортлары арасында узган республикакүләм бәйгедә "Иң яхшы укытучы" исеменә лаек булды. Рөстәм Мингазиев ике дистә елга якын балаларга белем бирә. Шул ук вакытта 13 елдан бирле шоферлар әзерләүгә зур өлеш кертә, юл иминлеге хәрәкәте дәресләрен алып бара. - Ел саен...

Апас аграр көллияте укытучысы Рөстәм Мингазиев һөнәри белем бирү уку йортлары арасында узган республикакүләм бәйгедә "Иң яхшы укытучы" исеменә лаек булды.

Рөстәм Мингазиев ике дистә елга якын балаларга белем бирә. Шул ук вакытта 13 елдан бирле шоферлар әзерләүгә зур өлеш кертә, юл иминлеге хәрәкәте дәресләрен алып бара.

- Ел саен 100ләп егет-кыз транспорт йөртү хокукына ия була. Көндезге бүлектә укучы студентлардан тыш хәрби группаларга да белем бирәм. Укучылар имтихан нәтиҗәләре буенча сынатмыйлар. Кабинетны җиһазлауга, укыту өчен мөмкинлекләр тудыруга да зур әһәмият бирдем, - ди югары категорияле укытучы.

Төрле шәһәр һәм районнардан бәйгедә 53 укытучы катнаша. Финалга үткән 10 укытучы арасыннан Рөстәм Мингазиев беренче урынга чыга. Аңа республиканың социаль яклау, хезмәт һәм мәшгульлек министрының беренче урынбасары Клара Таҗетдинова Диплом һәм 20 мең сумлык сертификат тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев