Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Руль артына кем утырган …

- Татарстан, Россия Законнары, халыкара юл хәрәкәте иминлеге Конвенциясенә нигезләнеп, районда машина йөртү таныклыгы булган кешеләрне яңабаштан күздән кичереп чыгарга булдык, - дип хәбәр итәләр район прокуратурасыннан. Үз-үзен тотышында төрле психологик, наркологик тайпылышлары, аракы белән артык дус булган, баш авыртуы белән бәйле травмаларга яки контузиягә юлыккан һәм шул сәбәпле район...

- Татарстан, Россия Законнары, халыкара юл хәрәкәте иминлеге Конвенциясенә нигезләнеп, районда машина йөртү таныклыгы булган кешеләрне яңабаштан күздән кичереп чыгарга булдык, - дип хәбәр итәләр район прокуратурасыннан. Үз-үзен тотышында төрле психологик, наркологик тайпылышлары, аракы белән артык дус булган, баш авыртуы белән бәйле травмаларга яки контузиягә юлыккан һәм шул сәбәпле район психиатр-наркологында "Д" категориясендә махсус исәпкә куелган 30 апаслы ачыкланды. Район прокуроры исеменнән район судына иск-мөрәҗәгатьләр юлланды. Диагноз буенча автотранспорт чарасы белән идарә итәргә ярамаган бу категориягә кергән берничә кешенең элек алган таныклыклары кире алынды. Апас автомәктәпләренә шоферлыкка укырга гариза илтеп тапшырганчы шуңа да бар ягын җентекләп уйларга кирәк. Ул-бу килеп чыкса, Апас районара уку-укыту комбинаты, ДОСААФ-ОСТО җитәкчелегенә карата да суд үз сүзен әйтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев