Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Салымчылар кысмыр байларны тикшерә

Mercedes һәм Porsche кебек машина хуҗаларының дүрттән бере ирекле рәвештә транспорт салымын түлисе килми.

(24 июль, “Апастово-информ”).


2020нче елда кыйммәтле машина хуҗаларын юлларда ГИБДД хезмәткәрләре белән берлектә салым органнары вәкилләре һәм суд приставлары күпләп тикшерү уздырачаклар. Бу хакта республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән киңәшмәдә Татарстан буенча салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин белдерде.

“Кызганычка каршы, кыйммәтле машина хуҗаларының дүрттән бере ирекле рәвештә транспорт салымы түләми”, - диде Сафиуллин 2020нче елның беренче яртыеллыгында республика бюджеты үтәлешенә багышланган киңәшмәдә.

“Андый кешеләргә карата без бурычларын юлларда ГИБДД һәм суд приставлары ярдәмендә тикшереп, мөлкәт һәм транспорт салымын түләү-түләмәүләрен ачыклап, көчләп түләтү чаралары күрәчәкбез. Бурычлары булган очракта, транспорт штрафстоянкага ябып куелачак”, - дип өстәде Сафиуллин.
Аның сүзләренчә, 2,2 миллион татарстанлы үзләренең электрон кабинетлары яки почта аша салым түләү кәгазьләрен алачаклар.

“Якынча исәпләүләр буенча, көтелгән һәм исәпләнгән салым суммасы 7,7 миллиард сум, ягъни, узган елгы күрсәткечкә карганда 500 миллионга күбрәк булачак”, - диде докладчы.
Киңәшмәдә Татарстан Президенты бюджетны тулыландыру буенча мөмкин булган бөтен чараларны күрү бурычын куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев