Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сан түгел, сыйфат алда

Акхуҗа якларында ел да печән, сенажны сыйфатлы һәм күп итеп әзерлиләр. "Апас" берләшмәсе баш идарәчесе Рафил Илалов быел эскертләргә 2 мең тоннадан артык печән өеләчәк, халыкка да җитәрлек итеп биреләчәк ди. Фермаларның азык ишегаллары, кырлардагы курганнарга кимендә 30 мең тонна сенаж һәм силос салыначак. Бүгенгә базларга 5 тонна чамасы әйбәт...

Акхуҗа якларында ел да печән, сенажны сыйфатлы һәм күп итеп әзерлиләр. "Апас" берләшмәсе баш идарәчесе Рафил Илалов быел эскертләргә 2 мең тоннадан артык печән өеләчәк, халыкка да җитәрлек итеп биреләчәк ди. Фермаларның азык ишегаллары, кырлардагы курганнарга кимендә 30 мең тонна сенаж һәм силос салыначак. Бүгенгә базларга 5 тонна чамасы әйбәт сыйфатлы сенаж тутырылган инде.
Учетчы Рәшит Гайнуллин, механизаторлар Рөстәм Сибгатов, Марат Садриев, Илшат Зиннуров кырдан кайткан, яхшылап кипшендерелгән яшел массаны базга тигез, пөхтә һәм чиста итеп җәяләр. Таптату технологиясе дә төгәл саклана бүлекчәдә. Быел Карамасарда өлгереп килүче, 1200 башка исәпләнгән "Шароле" ит токымлы бозау, таналар тәрбияләнәчәк яңа комплекс ихтыяҗлары өчен азык җитәрлек булачак диләр уңган-булган ир-егетләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: печђн