Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сатмыш кырында егәрлекле 5 “RОPA” комбайны эшли

"Апас" берләшмәсендә шикәр чөгендере 400 гектар мәйданда игелде. Карамасар авылы янәшәсендәге кырда татлы тамыр алу эшен төгәлләп, егәрлекле 5 "RОPA" комбайны Сатмыш кырына күчте. Һава шартларының уңайсыз торуына карамастан, эш ипле бара. Чөгендер уңышы да һәркемне сөендерерлек. Комбайнчылар Алмаз һәм Илназ Галиуллиннар яшь кенә булсалар да, техниканың җаен белеп, тәҗрибәле...

"Апас" берләшмәсендә шикәр чөгендере 400 гектар мәйданда игелде. Карамасар авылы янәшәсендәге кырда татлы тамыр алу эшен төгәлләп, егәрлекле 5 "RОPA" комбайны Сатмыш кырына күчте. Һава шартларының уңайсыз торуына карамастан, эш ипле бара. Чөгендер уңышы да һәркемне сөендерерлек. Комбайнчылар Алмаз һәм Илназ Галиуллиннар яшь кенә булсалар да, техниканың җаен белеп, тәҗрибәле остазларының киңәшләрен тотып эшлиләр. Берләшмә җитәкчесе Рафил Илалов, инженер Рәшит Шәмсиев, агроном Айрат Корбангалиев эш барышы белән даими кызыксынып торалар, гел кырда, техника янәшәсендә алар. - Чөгендернең уңышы әйбәт, гектарыннан 530-550 центнер чыга. Кырдан ташырга "КамАЗ"лар да җитә, һәр аяз көннең, һәр сәгатьнең кадерен белеп эшләргә дә, эшләргә. Механизаторлар да һәркайсы үз эшенең остасы, булсын дип эшлиләр", - ди Рафил Илалов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев