Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сатмышка асфальт юлдан

11 ноябрь Сатмыш авылы тарихына истәлекле бер көн булып кереп калыр. Бу көнне тантаналы шартларда авыл халкы хозурына асфальт юл тапшырылды.

Авылга юл салу "Вираж" оешмасы тарафыннан башкарылды. 2 километр 600 метрны тәшкил иткән әлеге юл өч юнәлештә - мәктәпкә, мәчеткә, мәдәният йортына илтә. Район башлыгы Р. Н. Заһидуллин тантанада асфальт юл салуда өлешләрен керткән бер төркем юлчыларны хөрмәтләде. Соңыннан мәдәният йортында авыл җыены узды. Сатмыш авыл җирлеге халкы үзләренә уңайлыклар булдырылган өчен рәхмәтләрен кабат җиткерделәр. Алар күтәргән берничә сорау урында ук хәл ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев