Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сатмышым – якты язмышым

- Кечкенә генә авылыбызның горурланып сөйләр олы шәхесләре бар. Галимнәр дә, язучылар да, рәссамнар да үзебезнеке - Сатмышныкы. Менә кемнәр ул Сатмышыбызны бердәнбер һәм кабатланмас итүчеләр, - диләр район, республика, ил күләмендә танылган якташларын туган җир туфрагында очраштыру, хөрмәтләү теләге белән янып, аны чынбарлыкка әверелдергән мәдәният хезмәткәрләре. Чыннан да кешене...

- Кечкенә генә авылыбызның горурланып сөйләр олы шәхесләре бар. Галимнәр дә, язучылар да, рәссамнар да үзебезнеке - Сатмышныкы. Менә кемнәр ул Сатмышыбызны бердәнбер һәм кабатланмас итүчеләр, - диләр район, республика, ил күләмендә танылган якташларын туган җир туфрагында очраштыру, хөрмәтләү теләге белән янып, аны чынбарлыкка әверелдергән мәдәният хезмәткәрләре.

Чыннан да кешене туган авылы, ә авылны шәхесләре күтәрә. Әнә бит, мәдәният өлкәсендә үрләр яулаган язучылар да, электроника дөньясында кайнап, зур-зур фәнни эшләрен кыю яклаган галимнәр дә, картиналары дөнья күргәзмәләрендә урын алган рәссамнар да туган җирләрендә, авылдашлары алдында дулкынлана, каушый. Бу дулкынлануларда аларның туган халкына булган хөрмәтләре дә, ихтирамнары да, рәхмәтләре дә чагылыш таба.

Нәкъ кичәнең исемендәгечә, бу дөньяга алар юкка гына килмәгән. Үзләреннән соң зур мирас, якты, тирән эз калдыру өчен аваз салган. Кайсын гына алсак та, күкрәк сугып сөйләрлек уңышлары, казанышлары бар. Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре, "Бәллүр каләм" иясе Хәмзә Бәдретдиновның инде уннан артык китабы дөнья күргән. Соңгысы, яңа гына табадан төшкәне үзенең сабакташларына багышланган. Әлеге "Габбас абый классы" һәм башка китаплары белән авылдашлары кичә барышында да бик теләп танышты.

- Китап - югалмас тарих, ул - мәңгелек. Туган ягым, газиз туфрак, кырлардагы башак шавы, әниле туган нигезем - минем өчен илһам чыганагы. Авылдашларымның һәр рәхмәте минем йөрәгемә дога булып барып ирешә. Сатмышым - минем алтын бишегем, якты язмышым, - ди автор үзе шигырьләренә күз салып.

Татарстан һәм Рәсәй рәссамнар Союзы әгъзасы, җиңел промышленность институтының дизайн кафедрасы доценты Резедә Ямалиның (Яманова) да тамырлары Сатмыш авылына килеп тоташа. Аның да балачагы биредә узган, аның да күңеленә илһам чаткыларын Сатмыш чишмәләре, әнисенең кендек каны тамган авыл һавасы салган. Ул чишмә, кое, табигать күренешләрен сурәтләүгә өстенлек бирә. Картиналары ил буйлап сәяхәт итә. Сатмыш мәдәният йортына, авылдашлары хозурына да "Кабатланмас мизгел" күргәзмәсен алып кайткан иде.

- Кечкенәдән чишмә буена төшеп рәсем ясарга омтыла идем. Ул вакытта мине нәни кулларым тыңламый иде әле. Хәзер үземне сәнгатьтән башка күз алдына да китерә алмыйм. Рәсем ясау - ул бәхет, һәр рәсем моң кебек йөрәктән чыга. Хәзер дә чишмә буена төшеп рәсем ясыйсым килә. Тик, ул инде үзгәргән, без үскәндәге имән улаклы чишмә түгел, - ди рәссам.

Физика-математика фәннәре докторы, Казан дәүләт энергетика университетының югары математика кафедрасы профессоры, электроэнергетика һәм электроника институты директоры Айрат Ситдиков та Сатмышның үз улы, горурлыгы. Тыйнак кына, артык мактанмыйча, гади генә итеп ул да тормыш һәм хезмәт юлын бәян итте.

- Серле дә, катлаулы да фән дөньясының асылын аңлау нияте белән 15 яшемнән калага укырга киттем. Бар көчемне, тырышлыгымны салып, физика-математика фәненең нигезенә төшендем. Бүген дә кызыксынуларым, эзләнүләрем, ачышларым дәвам итә. Авылга кайткач, рухи азык, көч алып китәм, - диде ул.

Безнең остазыбыз, бик күп каләм тибрәтүчеләргә юл күрсәткән, район газетасы аша сатмышлыларга мәдһия җырлаган, 20 елдан артык "Йолдыз" газетасында редактор урынбасары вазифасын башкарган Дания Самольянова бу юлы авылдашларына хөрмәтен шигырьләре аша ирештерде.

Кичәнең сценариясе буенча, алларына зур максатлар куйган яшьләр, 30 елдан, хыяллары чынбарлык белән тоташканнан соң, кабат очраштылар, тормыштагы уңышларын барладылар. Ә кичә азагында, авылдашлары каршында алар чишмәнең улагын яңадан имән агачыннан эшләргә сүз куештылар. Әлбәттә, тормышта яшен булып яшьнәргә, кояш булып балкырга көч биреп торучы, яңа башлангычларга этәрүче халкы булганда чишмәсе дә төзекләнер, китаплары да язылыр, фәндә дә ачышлар соңгысы булмас әле.

"Без бу җиргә килгәнбез икән, юкка түгел, юкка түгелдер" кичәсе район мәдәният хезмәткәрләренең чыгышлары белән үрелеп барды һәм һәркемгә яхшы кәеф, горурлык хисе өстәде. Районыбызның һәр авылыннан танылган шәхесләр, күренекле кешеләр чыккан. Сатмышлар үрнәгенә кушылырга кайчан да соң түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев