Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәмәктә төлкеләр азган

- Шәмәк халкы авылга ияләшкән бер төлке гаиләсеннән иза чигә. Югалган тавык-чеби, каз-үрдәкләр көннән-көн арта, - ди авыл почтальоны Венера Сәйфиева. - Авыл янәшәсендәге таллык-әрәмәлектә оялап, күпләп үрчегән бу кавемгә бер-бер хәл кылырга кирәк, башкача өй кош-кортына тынгылык булмаячак. Алардан кешеләргә, йорт хайваннарына котыру авыруы йогуы да бик ихтимал... -...

- Шәмәк халкы авылга ияләшкән бер төлке гаиләсеннән иза чигә. Югалган тавык-чеби, каз-үрдәкләр көннән-көн арта, - ди авыл почтальоны Венера Сәйфиева. - Авыл янәшәсендәге таллык-әрәмәлектә оялап, күпләп үрчегән бу кавемгә бер-бер хәл кылырга кирәк, башкача өй кош-кортына тынгылык булмаячак. Алардан кешеләргә, йорт хайваннарына котыру авыруы йогуы да бик ихтимал...

- Мин бу хакта район аучылык җәмгыяте җитәкчесе Димтрий Таракановка, район ветеринария берләшмәсе баш табибы урынбасары Нәгыйм Галиуллинга җиткердем. Урта Балтайда берара урамда чеби-каз, үрдәк бәбкәләрен ауларга һәвәс этләр дә булгалады безнең авыл җирлегендә. Ул чактагы участок инспекторы Хәйдәр Әминов мәсьәләне вакытында хәл иткән иде. Хәзер безнең яклардагы участок полиция инспекторы Фәнил Мингалиев белән бу хакта сөйләшеп куйдык. Кызыл Таудан җирле аучы Рөстәм Шәрәфуллин белән аерым килешү дә төзелде. Зур аусыз булмас мөгаен, Шәмәк төлкеләре бик азды, көпә-көндез авылга хуҗа була башладылар, ул-бу килеп чыкмасын өчен проблеманы бергәләшеп хәл итәчәкбез, - диде миңа халык үтенечен тыңлагач, Урта Балтай авыл җирлеге башлыгы Рифгат Хәбибуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев