Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шоферлар мәктәп янында юл бирергә ашыкмый

Рейд барышында очраган барлык җәяүлеләргә дә дөрес йөрү һәм юл аша чыгу кагыйдәләре тагын бер кабат аңлатылды. Мисал өчен, район хакимияте, мәктәп янында җәяүлеләр өчен светофорлар куелган. Кеше җәяүлеләр сукмагы буйлап килеп, светофор каршыннан гына юл аша чыгарга тиеш. - Җәүлеләр үзләренә уңайлы һәм җайлы җирдән юлны кисеп чыгарга яраталар....

Рейд барышында очраган барлык җәяүлеләргә дә дөрес йөрү һәм юл аша чыгу кагыйдәләре тагын бер кабат аңлатылды. Мисал өчен, район хакимияте, мәктәп янында җәяүлеләр өчен светофорлар куелган. Кеше җәяүлеләр сукмагы буйлап килеп, светофор каршыннан гына юл аша чыгарга тиеш.

- Җәүлеләр үзләренә уңайлы һәм җайлы җирдән юлны кисеп чыгарга яраталар. Соңгы көннәрдә генә дә без шундый 16 кеше белән очраштык. Җәүлеләр катнашындагы юл һәлакәтләренең артуы да җиңел караш нәтиҗәсе. Кагыйдә бозган җәяүлеләргә шулай ук 500 сумнан 800 сумга кадәр штраф түләргә туры килә, - диләр инспекторлар.

Юл аркылы чыкканда, гадәттә, урта һәм өлкән буын вәкилләре ялгыша. Укучы балалар таләпләрне үтәргә тырыша.

- Үзәк музей яныннан район хакимиятенә таба чыкканда шоферлар юл бирә. Тик мәктәп буенда озаграк басып торырга туры килә, туктарга ашыкмыйлар, - диде Апас урта мәктәбе укучысы Рәсим Сәлимов. Салават Гарифуллин исә мәктәптә юл аша чыгу кагыйдәләрен һәрчак исләренә төшереп торуларын ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев