Шонгаты авылы янында булган юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләр юк
Статистика раслаганча, юл-транспорт һәлакәтендә тән җәрәхәтләре алучыларга урында ук ашыгыч медицина ярдәме тизрәк күрсәтелү аның тормышын, сәламәтлеген саклап калуда хәлиткеч. "Шонгатыда Казан-Ульян федераль автотрасса читендә төзелү фаразланган амбулаториядә мондый мөмкинлекләр дә булачак", - ди районның баш табибы Линар Әхмәтянов. Район үзәк хастаханәсенә җирле "Ашыгыч ярдәм" бригадалары ел башыннан юл-транспорт һәлакәтләрендә...
Статистика раслаганча, юл-транспорт һәлакәтендә тән җәрәхәтләре алучыларга урында ук ашыгыч медицина ярдәме тизрәк күрсәтелү аның тормышын, сәламәтлеген саклап калуда хәлиткеч. "Шонгатыда Казан-Ульян федераль автотрасса читендә төзелү фаразланган амбулаториядә мондый мөмкинлекләр дә булачак", - ди районның баш табибы Линар Әхмәтянов. Район үзәк хастаханәсенә җирле "Ашыгыч ярдәм" бригадалары ел башыннан юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күргән унга якын кешене китергән яки Буадагы махсус дәвалау учреждениеләренә озаткан. Шонгаты авылы янында булган юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләр юк. Ә менә 17 январьда Каратун-Чирмешән юлында узгынчы машина көпчәге астында калган 58 яшьлек бер хатын-кызның гомерен Буа табиблары да коткарып кала алмаган. 5 январьда федераль трассада Төбәк Черкене авылы өстендә ике машина бәрелешендә Ульянда яшәүче 30 яшьлек хатын-кыз пассажирның гомере табиблар килеп җиткәнче өзелгән. 18 январьда Каратун тимер юл кичүе янәшәсендә булган юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләр юк.
- Һәлакәтләр юлда тизлек режимын сакламау, игътибарсызлык аркасында килеп чыккан. Шуңа да сәфәр чыккач, юлларда бик сак булыгыз, - дип кисәтә район "Ашыгыч ярдәм" станциясе фельдшеры Сергей Антонов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев