Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәһәр мохите мәсьәләләрен хәл итүгә халыкны җәлеп итү өчен, махсус цифрлы платформа гамәлгә куела

2021нче елда республика халкын шәһәр мохите проблемаларын хәл итүгә тарту буенча бу цифрлы платформада урындагы бизнес та катнаша ала.

(30 ноябрь, “Апастово-информ”).


Информацион технологияләр һәм элемтә министрлыгы хәбәр иткәнчә, халык үзен борчыган проблемаларны идарәче компанияләргә җиткерә ала һәм үзе үк ишегалдын тәртипкә китерү юлларын күрсәтергә мөмкин. Әлеге платформада күп фатирлы йортта булган барлык яңалыкларны хәбәр итү өчен, виртуаль белдерүләр тактасы да булачак.
“Белдерүләр тактасыннан планлы рәвештә башкарыла торган эшләр турында, суны, ут бирүне туктатып тору турында, башка ремонт эшләре булачагы турында хәбәр алырга мөмкин булачак. Йортта яшәүчеләр үзләре дә белдерүләрен шунда урнаштыра алалар”, - дип хәбәр итәләр дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, элемтә һәм информацион технологияләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Әлеге платформа эшмәкәрләргә һәм үзмәшгульләргә клиентларына якынрак булырга ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев