Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәрәфуллиннар күчмә байракны бирмәс өчен тырыша Районда бөртеклеләрне урып-җыю эшләре ахырына якынлаша. 20 августка барлык мәйданның 84 проценты инде төгәлләнгән.

Кыр хезмәтчәннәре вакытның кадерен белеп, һәр бөртекнең бәясен аңлап эшлиләр. Район башлыгы, җитәкчеләр арасында билгеләнгән кураторлар, үзешчәннәр һәрдаим кырда булып, аларга көч биреп, вакытында ял да иттереп торалар. Шулай ук хакимият тарафыннан пермияләр дә бирелә. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин кулыннан күчә байракны иң беренче булып 10 мең центнер икмәк җыеп...

Кыр хезмәтчәннәре вакытның кадерен белеп, һәр бөртекнең бәясен аңлап эшлиләр. Район башлыгы, җитәкчеләр арасында билгеләнгән кураторлар, үзешчәннәр һәрдаим кырда булып, аларга көч биреп, вакытында ял да иттереп торалар. Шулай ук хакимият тарафыннан пермияләр дә бирелә. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин кулыннан күчә байракны иң беренче булып 10 мең центнер икмәк җыеп алган әтиле-уллы Шәрәфуллиннар алды. Шул вакытта ук Ринат: "Без бу байракны кулдан ычкындырмас өчен тырышачакбыз", - дигән иде. Чыннан да, бүгенге көндә дә Расыйм һәм Ринат Шәрәфуллиннар алдынгы сызыкта бара. Алар инде 20 мең центнер сызыгына якынлашалар.

Гүзәл Хилавиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев