Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шыгай авылында гомер кичерүче Мәсрүрә әби Җантимеровага 90 яшь

Шыгай авылында гомер кичерүче Мәсрүрә әби Җантимерова безне верандага чыгып, беркемгә дә "худ" бирмичә үзе каршы алды. Ачык йөзле, зиһенле, хәрәкәтчән әле ул. Тормыш юлын да бик тәфсилләп сөйләп бирде. Сугыш елларында бригадир булып эшли Мәсрүрә әби. "Ничек эшләнгән дә, ничек түзелгәндер. Япь-яшь килеш ничек үземнән күпкә олы кешеләрне тыңлата...

Шыгай авылында гомер кичерүче Мәсрүрә әби Җантимерова безне верандага чыгып, беркемгә дә "худ" бирмичә үзе каршы алды. Ачык йөзле, зиһенле, хәрәкәтчән әле ул. Тормыш юлын да бик тәфсилләп сөйләп бирде. Сугыш елларында бригадир булып эшли Мәсрүрә әби. "Ничек эшләнгән дә, ничек түзелгәндер. Япь-яшь килеш ничек үземнән күпкә олы кешеләрне тыңлата алганмындыр. Шуларны уйлап аптыраплар китәм", - ди ул. Чая, эшкә үткен була. Сугыштан соңгы елларда да тырыш хезмәте өчен сыер бирәләр аңа. Тормыш иптәше Лотфулла абый белән биш бала тәрбияләп үстерәләр, бүген улы Гашыйгулла тәрбиясендә яши Мәсрүрә әби. 90 яшьлеге белән тәбрикләргә балалары, онык, оныкчыклары да килгән иде. Рәсәй Президентының җылы сүзләр белән язылган котлау открыткасын һәм район башлыгының истәлекле бүләгенә юбилярыбыз "менә бит, эшләгән кешене онытмыйлар аны" дип сабыйларча сөенеп, рәхмәтен ирештерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев