Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шыгай авылында яңа модульле ветеринар пункт ачылды

Ул шушы төбәктәге өч авыл җирлегенә кергән 13 авылга хезмәт күрсәтәчәк. Ачылу тантанасында район башлыгы Рәшид Заһидуллин, республиканың дәүләт ветеринария инспекциясе җитәкчесе урынбасары Алмаз Гыйбадуллин һәм башка җитәкчеләр катнашты. - Районда өченче заманча ветеринар пункт ачылды. Биредә эшләр өчен барлык шартлар да бар. Шәхси хуҗалыклар өчен дә, агрофирма эшчәнлеге өчен...

Ул шушы төбәктәге өч авыл җирлегенә кергән 13 авылга хезмәт күрсәтәчәк. Ачылу тантанасында район башлыгы Рәшид Заһидуллин, республиканың дәүләт ветеринария инспекциясе җитәкчесе урынбасары Алмаз Гыйбадуллин һәм башка җитәкчеләр катнашты.

- Районда өченче заманча ветеринар пункт ачылды. Биредә эшләр өчен барлык шартлар да бар. Шәхси хуҗалыклар өчен дә, агрофирма эшчәнлеге өчен дә аның файдасы зур булыр дип өметләнәбез. Бездә тәҗрибәле белгечләр җитәрлек, аңлашып, бергә-бергә эшләргә кирәк. Бу пунктларны Ринат Заһидуллин җитәкчелегендәге "Сельхозтехника" берләшмәсе егетләре эшләде. Хезмәтләрен белеп башкаручы бу төзүчеләргә рәхмәт, - диде район башлыгы.

Җирлекләрдә яңа объектлар ачылу авыл халкы өчен үзгә бер бәйрәм, тантана. Бу көнне дә күңелле музыка яңгырады, кайнар чәй, коймак тәкъдим ителде.

- Дүртенче ветеринар пункт киләчәктә Балтай зонасында ачылачак. Булдыклы якташларыма зур өметләр баглыйм, исән-имин эшләгез, - диде Алмаз Гыйбадуллин.

Гүзәл Хилавиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев