Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

СОҢАРЫП ПӘЙДА БУЛДЫЛАР…

Ел башыннан районда шоферлар, пассажирлар, җәяүлеләрнең фаҗигале үлеменә китергән 8 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Шуларның 6 сында район аша узып баручы транзит һәм кунакка кайтучы шоферлар гаепле булуы расланды. Ике очракта районда яшәүче машина йөртүчеләре гаепле булуы дәлилләнде. Югары Ослан чигендә реконструкцияләнүче Казан-Ульян олы юлында 4 ай элек булган аеруча зур,...

Ел башыннан районда шоферлар, пассажирлар, җәяүлеләрнең фаҗигале үлеменә китергән 8 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Шуларның 6 сында район аша узып баручы транзит һәм кунакка кайтучы шоферлар гаепле булуы расланды. Ике очракта районда яшәүче машина йөртүчеләре гаепле булуы дәлилләнде. Югары Ослан чигендә реконструкцияләнүче Казан-Ульян олы юлында 4 ай элек булган аеруча зур, берьюлы 3 кешенең үлеменә китергән автоһәлакәттә Апас авыл хуҗалыгы предприятиеләренең берсендә эшләүче шофер гаепле дип табылды. Агрофирманың Свияжский бистәсендәге төп идарәсе янәшәсендәге юлда узгынчы машина белән бәйле 2 ай элек булган юл-транспорт фаҗигасында 7 яшьлек баланың гомере өзелде. Хәзер бу урында светофор янәшәсендә асфальтта ясалма тоткарлык-«лежачий полицейский» ясалды. Балалар, җәяүлеләр юл аркылы еш чыга торган тагын бер урында-Апасның «Кояшкай» балалар бакчасы урнашкан Кызылармиячеләр урамында да машинаның тизлеген ирексездән киметергә мәҗбүр итүче ясалма чикләгеч моннан 3 ел элек булдырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев