Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сөенечен дә, көенечен дә без уртаклашабыз

18 декабрьдә ЗАГС органы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Быел әлеге хезмәт оешуга 94 ел тула. 1917 елның 18 декабрендә "Кавышу, балаларны һәм актлар хәлен теркәү турында"гы Декрет кабул ителә. Әлеге Декрет нигезендә ирекле кавышу кагыйдәләре, ир белән хатынның, балаларның хокуклары билгеләнә. Бүгенге көндә алар Россия Федерациясенең Гражданлык хәле актлары...

18 декабрьдә ЗАГС органы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Быел әлеге хезмәт оешуга 94 ел тула. 1917 елның 18 декабрендә "Кавышу, балаларны һәм актлар хәлен теркәү турында"гы Декрет кабул ителә. Әлеге Декрет нигезендә ирекле кавышу кагыйдәләре, ир белән хатынның, балаларның хокуклары билгеләнә. Бүгенге көндә алар Россия Федерациясенең Гражданлык хәле актлары Законы һәм Гаилә Кодексына нигезләнеп эш итәләр. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан мин район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллинага берничә сорау белән мөрәҗәгать иттем.

- Розалия Илсуровна! Сез нинди вазыйфалар башкарасыз?

- ЗАГС - гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә кеше өзелеп тормый. Дөньяга яңа аваз салган сабыйны теркәүдән башлап, кешенең тормыштагы соңгы язуына кадәр без башкарабыз. Шулай ук исем алмаштыру, гаиләләрне теркәү, уллыкка (кызлыкка) алу, ата булуны билгеләү безгә йөкләнгән, күңелсез вакыйга булса да, аерылышу фактларының да шаһиты булырга туры килә. Шуңа да ЗАГС хезмәткәрләренә һөнәри һәм кешелеклелек сыйфатлары, үз эшләренә нык бирелгәнлек кирәк. Барлык әһәмиятле вакыйгалар да махсус бланкаларда-актлар язуында теркәлә һәм таныклык бирелә. Моннан тыш кабат таныклык алу һәм суд карары, бүлекнең йомгаклавы ярдәмендә әйтеп үтелгән актларга үзгәртүләр, дөресләүләр кертелә. Ел башыннан район буенча 183 сабыйның тууы, 117 гаиләнең барлыкка килүе, 312 гражданның үлеме теркәлгән, барлыгы 44 гаилә таркалган.

- Сезнең хезмәттә нинди үзгәрешләр, нинди яңалыклар бар?

Мисал өчен хәзер гаиләне теркәү төрлечә башкарыла. Ир белән хатын мөнәсәбәтләрен законлаштыру өчен гаризаларны электрон рәвештә дә кабул итәбез. Яшьләр үзләре теләгән көнне, вакытны алдан ук сайлап, урынны алып куялар һәм мөһим вакыйгага 1 ай да ике көн кала паспортлары белән ЗАГС бүлегенә килеп гариза язалар. Кавышу тантаналары көннән-көн күңеллерәк, үзенчәлеклерәк рәвештә уза. Яңа гына кавышкан парларның гаилә агачын утырту традициясен башлап җибәрдек, сабыйларга, аналарга да игътибар һәм хөрмәт зур, озак еллар парлы, тату, үрнәк гомер кичергән гаиләләрне дә игътибар үзәгендә тотабыз.

- Коллективыгызга, яшьләргә әйтер сүзләрегез дә бардыр...

- Без коллективта аңлашып, киңәшләшеп хезмәт итәбез. Һөнәри бәйрәм уңаеннан кечкенә генә коллективыбызны, лаеклы ялдагы, авыл җирлекләрендәге хезмәттәшләремне тәбрик итәм. Аларга исәнлек-саулык, бәхет-шатлык, күңел тынычлыгы телим. Күбрәк сөенечле вакыйгаларның шаһиты булып, хезмәтебездән ямь һәм тәм табып эшләргә язсын. Гаилә кору - күңелле һәм җаваплы адым. Шуңа күрә яшьләр безнең бусаганы атлаганчы бу адымга җитди карасыннар һәм уйлансыннар иде. Шулай иткәндә генә гаиләләр таркалу, әтиле килеш әтисез үсүче балалар саны кимер иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЗАГС