Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сокланырлык яшьләрчә дәрт белән...

14 ноябрьдә район мәдәният йортында шашка-шахмат уенын үз итүче 38 пенсионер үзара көч сынашты. Ярышлар районның спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге һәм Россия пенсионерлар Союзының район Советы тарафыннан уздырылды.

Шахмат уенында ирләр арасында Рифкать Әхмәтҗанов - 1 (Апас), Фоат Сафиуллин - 2 (Апас) һәм Радик Сабиров (Кече Күккүз) - 3нче урыннарны яуладылар. Хатын-кызлардан 1 урынга Люция Зыятдинова (Апас) лаек булды. Шашка уенында ирләр арасыннан Рафис Закиров (Каратуннан) - 1, Мәсгуд Маннапов (Апас) - 2, Рәхимулла Гәрәев (Каратун) - 3 урыннарны алдылар. Хатын-кызлардан Илсөяр Хәбибуллина (Зур Күккүз) - 1, Бану Кадыйрова (Апас) - 2, Зина Латыйпова (Апас) - 3 урыннарда. Җиңүчеләр Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Шәхси эшмәкәр Гөлүсә Нургалиева турнир барышында өлкәннәрне тәмле чәйләр белән сыйлау өчен иганәчелек күрсәтте. Ярышлар дәвам итә. Чөнки җиңүчеләр 24 ноябрьдә Буада узачак турнирның зона турына район данын якларга барачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев