Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Мин үзем дә солдат булам - үсим генә аз гына”

Безнең балалар бакчасында февраль ае - "Батырлык" айлыгы буларак үтте. Әлеге айда, без ел буе өйрәнгән күнекмәләрне тагын да ныгытабыз: туган ил турында җырлар, шигырьләр өйрәнәбез, "Әти белән көчле мин" дигән фотокүргәзмәләр ясыйбыз, әти һәм дәү әтиләрне бәйрәм иртәсенә чакырабыз, төрле очрашулар үткәрәбез. 11 февральдә авылыбызның горурлыгы булган диңгезче егет...

Безнең балалар бакчасында февраль ае - "Батырлык" айлыгы буларак үтте. Әлеге айда, без ел буе өйрәнгән күнекмәләрне тагын да ныгытабыз: туган ил турында җырлар, шигырьләр өйрәнәбез, "Әти белән көчле мин" дигән фотокүргәзмәләр ясыйбыз, әти һәм дәү әтиләрне бәйрәм иртәсенә чакырабыз, төрле очрашулар үткәрәбез. 11 февральдә авылыбызның горурлыгы булган диңгезче егет Фәйзуллин Рифатны кунакка чакырдык. Ул биш елдан бирле контракт буенча Россия һәм дөньяда иң зурлардан саналган "Петр Великий" атом крейсерында хезмәт итә. Бик күп чит илләрдә: Америка, Франция, Индия, Сирия, Мисыр һ.б. булган. Очрашу балалар өчен искиткеч файдалы һәм күңелле булды. Балалар Рифат абыйларына күп сораулар бирделәр, алып килгән сувенирларын зур кызыксыну белән карадылар, хәтта инглиз телендә дә сөйләшеп алдылар. Кунак абыйлары тәмле күчтәнәчләр белән дә сөендерде үзләрен. "Ләкин, нинди генә матур илләрдә йөрсәң дә, туган ил сагындыра"- диде ул. Менә шулай, безнең үсеп килүче яшь буынга үрнәк итеп куярлык, батыр йөрәкле егетләребез булып торсыннар һәм үзебез дә туган илне чиксез яратучы чын патриотлар тәрбияләсәк иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: детский сад воспитание патриотизм