Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сөт мул булгач күңелләр дә күтәренке

Район буенча бүген бер сыердан уртача 14,1 килограмм сөт савыла. Иң югары күрсәткеч Әлмәндәр товарлыклы-сөтчелек фермасында. Биредәге тырыш терлекче-савымчылар үз группаларындагы һәр сөтлебикәдән тәүлегенә 15,7 килограмм сөт савалар. Башка хуҗалыкларга килгәндә, "Ибраһимов һәм К" хуҗалыгында - 15,3, Йомралыда - 13,8, "Апас" бүлекчәсендә - 13,6, Горбуновта - 13,3, Рәхимовта - 12,9,...

Район буенча бүген бер сыердан уртача 14,1 килограмм сөт савыла. Иң югары күрсәткеч Әлмәндәр товарлыклы-сөтчелек фермасында. Биредәге тырыш терлекче-савымчылар үз группаларындагы һәр сөтлебикәдән тәүлегенә 15,7 килограмм сөт савалар. Башка хуҗалыкларга килгәндә, "Ибраһимов һәм К" хуҗалыгында - 15,3, Йомралыда - 13,8, "Апас" бүлекчәсендә - 13,6, Горбуновта - 13,3, Рәхимовта - 12,9, "Табар"да - 11,2 һәм "Алга"да бер сыердан уртача 9,4 килограмм сөт савыла.

Әлмәндәр сөтчелек фермасына мин кичке савым вакытына бардым. Авыл читендәге җәйләү гөр килеп тора иде. Савымчылар мәж килеп эшкә керешкәннәр. Коллективта яшьләр күп, биредә эшләүче сигез савымчының иң өлкәненә дә 45 яшь кенә икән. Ферма мөдире Рәис Идрисов савымчы кызларны мактап туя алмый. - Иң яшь савымчыбызның да сигез еллык тәҗрибәсе бар. Кызлар сыната торган түгел, һәркайсының группасында 25әр сыер бар, күңел биреп тәрбияләгәч, шушындый азык муллыгында әйбәт продукция алуыбыз гаҗәп түгел. Барысы да бертигез эшли, күз генә тимәсен, - ди ул. Зоотехник Альберт Насретдинов та рацион белән таныштырып, сөт "чишмәсе"нең чыгышын күрсәтте. Сөт әйбәт булгач савымчыларның хезмәт хаклары да югары икән, җитәкчелек тарафыннан үзләренә күрсәтелгән хөрмәттән дә канәгать алар. Алдынгы савымчыларны фотога төшерү өчен дә шактый көтәргә туры килде. Чөнки эшләре конвейер кебек бара, сыерларның һич кенә дә көтеп торасылары килми. Кичке савым тәмамланып, күңелләре тынычлангач кына вакыт тапты алар.

Гөлзада Гатауллина. Автор фотосы.

Рәсемдә: менә алар район буенча иң күп сөт алучы савымчылар - Ландыш Фәизова, Роза Хафизова, Розалия Галиуллина, Альмира Халикова, Венера Мифтахова, Римма Галиуллина, Әлфинур Сәлахова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев