Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сыйфат айлыгы бара

Сораштырулар күрсәткәнчә, ике шофер бергә очрашса, алар иң элек машина, юллар төзеклеге, аннан ягулык сыйфаты, кайсы "заправка"да бензин салулары турында сөйләшә икән. Без дә райондагы ягулык салу станцияләренең берничәсендә булып, шоферлар, хезмәткәрләр белән сөйләштек. Ягулык-майлау материалларының сыйфат күрсәткечләре ГОСТ таләпләренә туры килергә тиеш. Сыйфат начар икән, беренчедән, ягулык кирәгеннән артык...

Сораштырулар күрсәткәнчә, ике шофер бергә очрашса, алар иң элек машина, юллар төзеклеге, аннан ягулык сыйфаты, кайсы "заправка"да бензин салулары турында сөйләшә икән. Без дә райондагы ягулык салу станцияләренең берничәсендә булып, шоферлар, хезмәткәрләр белән сөйләштек.

Ягулык-майлау материалларының сыйфат күрсәткечләре ГОСТ таләпләренә туры килергә тиеш. Сыйфат начар икән, беренчедән, ягулык кирәгеннән артык ягыла, икенчедән, транспорт чарасының ватылуына китерә. Ягулык-майлау материалларының сыйфатын тикшерү буенча айлык та, нефть продуктларын һәр этапта контрольдә тотуны максат итеп куя.

Районда "Татнефтепродукт"ның һәм "Татнефть"нең Апас җирлегендәге заправкалары эшли.

Каратундагы 47нче "заправка"да Динара Фәхретдинова инде 26 ел хезмәт итә.

- Тәүлек әйләнәсе эшлибез, бер генә дә машина туктап тормый, хәтта төшке ашка да туктамыйбыз. Каратун ягында бердәнбер ягулык салу станциясе булганлыктан, авыллар да килә, узып баручылар да керә. Менә бүген генә дә өч сәгатьтә 150 машина ягулык салды, - ди Динара апа.

- Халык телендә урлыйлар, су кушалар дигән фикерләр дә йөри, сез моңа ничек карыйсыз диюемә каршы, ул компьютер экранына төртеп күрсәтте һәм: "Без үзәкләштерелгән компьютер системасы белән эшлибез. Һәр литрыбыз, һәр тиенебез исәптә, контрольдә, шулай ук планлы һәм плансыз тикшерүләр дә еш булып тора. Бензин заводтан ук сыйфат паспорты белән килә. Безгә килгәч тә лаборатор анализ ясала, ягулык-майлау материаллары составындагы һәр матдәнең күләме, тотрыклылыгы, температурасы, класслылыгы тикшерелә. Барысы да туры килгәндә генә кабул ителә", - диде ул.

Монардан тыш бензин ташучы һәр машинага сыйфат паспорты бирелә, график буенча ай саен ягулык-майлау материалларыннан контроль анализ алына, ул лабораторияләрдә тикшерелә һәм беркетмә төзелә икән.

Иске Әнәле авылы янындагы 32нче ягулык салу станциясендә дә кеше өзелеп тормый. Оператор Фатыйма Ибәтуллина сүзләренә караганда, дүшәмбе һәм җомга көннәрендә машиналар бигрәк тә күп килә, җәй көне машиналар сизелерлек арта икән. Иң зур сорау - 92ле бензингә. Ул көненә 5 тоннадан артык сатыла. 80ле бензин 700 литрлар чамасы салына.

- Зарланучы, канәгатьсезлек белдерүчеләр әлегә юк. Шоферлар килә, рәхмәт әйтеп китә. Теләгән кеше нинди класслы бензин алуын белү өчен паспортны карый ала, - диде Фатыйма Ибәтуллина.

"Татнефт"нең Апас җирлегендәге Казан филиалы ягулык салу станциясе Буа юлы өстендә урнашкан. Олы юл өстендә булганлыктан, биредә машиналар бигрәк тә күп килә. Башкалардан аермалы буларак, әлеге ягулык салу станциясендә махсус "заправщик" бар. Шоферлар әлеге уңайлылыкка да зур игътибар бирәләр. Тирә-күрше районнардан да килүчеләр бар.

- Ягулыкның сыйфаты, тиешле дәрәҗәдә хезмәт күрсәтү бездә гел игътибар үзәгендә. Коллективта 11 кеше эшлибез. Барыбыз да таләпләрне яхшы белә. Бер тапкыр ягулык салган кеше безгә икенче тапкыр киләчәгенә шигебез юк. Көнгә 7-8 мең литр ягулык сатабыз, - ди станциянең мастеры Нияз Тәхәвиев.

Ләйлә Шиһабиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев