Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан коронавирус белән авыручылар саны иң аз артучы регионнар арасына керде

Соңгы тәүлектә республикада 69 яңа коронавирус инфекциясе очрагы ачыкланган.

(22 ноябрь, “Апастово-информ”).


Татарстан коронавирус буенча уңышлы вәзгыять булган Россия төбәкләре исәбенә керә. Әлеге чир диагностикасы башланганнан бирле республикада 9 625 кеше вирус белән зарарланган, аларның 69ы узган тәүлектә авырган.

Мәгълүматларга караганда, республикада авыручыларның кискен үсеше билгеләнмәгән, хәзер ОРВИ белән авыручылар санының сезонлы артуы күзәтелә, аңа коронавирус та керә.
“Бу күтәрелеш көтелгән хәл, әмма быел аңа яңа коронавирус йогышы да өстәлде", — дип билгеләп үтте белгеч.

Соңгы вакытта тәүлек эчендә авыручылар саны арту темпы бераз артты. Ул — 0,7% ка кадәр (октябрьдә-0,6%, сентябрьдә-0,5 иде) шуның 14% ы — симптомсыз, 18 е — пневмония кебек һәм 69% ы-ОРВИ. Ягъни бу нисбәттән саннар үзгәртмәде.

«Киләчәктә барысы да профилактика чараларын үтәүгә бәйле булачак. Бу саннарда, минемчә, без декабрь уртасына кадәр шулай дәвам итәчәк, ә анда вәзгыятьнең ничек үзгәрүен һәм бүген гамәлдә булган саклык чараларының нәтиҗәлеме-юкмы икәнен карарбыз», — дип аңлатты ул.

Авдонина республикада күрелгән чаралар үз нәтиҗәлелеген күрсәтте, дип белдерде. Әгәр алар үтәлсә, Татарстанда авырулар санының кискен артуы киләчәктә дә булмаячак.
Куркынычсызлык чараларын үтәүдән тыш, йоктырудан котылу өчен сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, шулай ук иммунитетны арттыручы препаратлар кабул итү ярдәм итәчәк. Республика кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары шулай ук эштән ерак түгел яшәүче татарстанлыларга җәмәгать транспортыннан артык тапкыр файдаланмас өчен, җәяү барырга киңәш итте.
"Коронавирус беркайчан да юкка чыкмаячак", - дип саный Авдонина, чөнки көчле респиратор вирус инфекцияләре системасына кергән. Киләчәктә ул сезонлы авыру булыр, мөгаен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев