Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан коткаручылары боз астына киткән машина пассажирларын эзли

4 апрель иртәсендә Киров районында булган гадәттән тыш хәл турында хәбәр ителгән иде инде. Нократ елгасы аша боз кичүендә Киров өлкәсе Малмыж районы биләмәсендә "УАЗ-Фермер" машинасы боз астына киткән иде. Бозга керү рөхсәт ителмәгән була. Боз кичүе инде 28 мартта ук ябылган була. Ләкин машина йөртүче юл билгеләрен санга сукмый....

4 апрель иртәсендә Киров районында булган гадәттән тыш хәл турында хәбәр ителгән иде инде.

Нократ елгасы аша боз кичүендә Киров өлкәсе Малмыж районы биләмәсендә "УАЗ-Фермер" машинасы боз астына киткән иде. Бозга керү рөхсәт ителмәгән була. Боз кичүе инде 28 мартта ук ябылган була. Ләкин машина йөртүче юл билгеләрен санга сукмый. Ул вакытта һәлакәт аркасында йөртүче үзе һәм аның ике пассажирының гомере өзелгән, диелде.

Әлеге фаҗига турында берникадәр өстәмә мәгълүмат пәйда булда. Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, күршеләр ярдәм сорап Татарстан коткаручыларына мөрәҗәгать иткән. Урында Татарстан водолазлары һәм коткаручыларыннан торган төркем эшләгән.

Ярга тарттырып чыгарган машинада бер генә кешенең үле гәүдәсе була. Төн уртасына кадәр эзләү эшләре алып барылса да, калган ике кешенең гәүдәсе табылмый.

Чыганак: http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев