Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында Яңа ел бәйрәмнәрен үткәрергә рөхсәт иттеләр

ТР Баш санитар табибы балалар өчен яңа ел бәйрәмнәрен үткәрү кагыйдәләрен аңлатты.

(28нче ноябрь, “Апастово-информ”).


Татарстанда балалар өчен яңа ел бәйрәмнәре балаларны һәм аларның ата-аналарын яңа коронавирус инфекциясеннән саклау максатыннан барлык санитар кагыйдәләргә туры китерелеп оештырылырга тиеш. Бу хакта ТР Президенты катнашында узучы традицион шимбә киңәшмәсендә ТР буенча баш санитар табиб Марина Патяшина хәбәр итте.
Яңа ел бәйрәменә баланы 65 яшьтән өлкәнрәк булмаган бер кеше озата бара ала. Җиде яшьтән өлкәнрәк балалар һәм өлкәннәр бәйрәмдә битлек киеп йөрергә, социаль дистанцияне сакларга, мәйданчыкта антисептиклар, кулларны юу өчен тиешле шартлар булдырылырга һәм тән температурасы үлчәнергә тиеш.
«Әгәр чара балалар бакчасында яки мәктәптә үткәрелә икән, ул ата-аналардан, аниматорлардан, фотографлардан башка һәм төркемнәр, сыйныфлар җыелмасыннан тыш узарга тиеш», - дип өстәде баш санитар табиб.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев