Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан Республикасының Атказанган агрономы Альберт Хөснетдинов: “Тормыш иптәшем төнге сәгать 2дә чыгып китсәм дә, тәмле чәйләре белән озатып җибәрә, йокламыйча каршы ала“

“Ибраһимов һәм К“ хуҗалыгының баш агрономы Альберт Хөснетдинов “Татарстан Республикасының Атказанган агрономы“ исеменә лаек булды. Әлеге дәрәҗәле бүләкне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

(27 ноябрь, “Апастово-информ“).


Альбертның җир эшенә мәхәббәте кечкенәдән башланган. Авыл кешесенең сулышын тоеп үскән ул.

“Әтием Газиз янәшәсендә, үземне хәтерләгәннән бирле кырда булдым. Үрнәк алыр кешеләрем янәшәмдә иде. Тракторда, комбайнда эшләдем. Тәтештә техникум тәмамладым. Читтән торып югары белем алдым. 1995 елда агроном булып эшкә килдем. Быел “Ибраһимов һәм К“ хуҗалыгында 26нчы урып-җыю эшләрен тәмамладык“, – ди ул.

Эшеңне яратып, бар күңелеңне биреп башкармасаң, башак шавын ишетмәсәң, муллык серләрен белмәсәң, нәтиҗәләргә ирешеп булмыйдыр, мөгаен. Альберт Хөснетдиновның эш көне таң белән басу юлларын иңләүдән башлана.

Гаиләсе аның төп терәге, аңлаучысы. Альберт тормыш иптәше Ландыш белән 3 егет тәрбияләп үстерә. Янәшәсендәге һәр кешегә ихтирамлы һәм рәхмәтле булып яши ул.

“Тормыш иптәшем төнге сәгать 2дә чыгып китсәм дә, тәмле чәйләре белән озатып җибәрә, йокламыйча каршы ала. Рәхмәт аңа. Шулай ук миңа хезмәт тәрбиясе биргән әти-әниемә, эшемне бәяләгән җитәкчем Таһир Ибраһимовка, коллективыма рәхмәт“, – ди үзе.

Альберт 2002 елдан бирле дин юлында. Һәр эшен изге догадан һәм изге нияттән башлый. 2014 елдан ул Шәмбалыкчы авылында имам вазифаларын да башкара. Яшь буын күңелендә дә хезмәт сөючәнлек, тирә-юньдәгеләргә игелекле мөнәсәбәт тәрбияләргә тырыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев