Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда "ЭпикВаккороналар" клиник тикшеренүләре башлана

Клиник тикшеренүләрдә 3 мең ирекле кеше катнашачак, дип хәбәр иттеләр Роспотребнадзор матбугат хезмәтендә.

(26 ноябрь, “Апастово-информ”).


Коронавирус инфекциясеннән «Вектор» фәнни үзәге эшләп чыгарган «ЭпиВакКорона» вакцинасы Татарстан медицина оешмаларына клиник тикшеренүләр үткәрү өчен кайтарылды. Моннан тыш, ул Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Төмән һәм Калининград өлкәләре хастаханәләре җибәрелде, дип хәбәр итә Роспотребнадзор матбугат хезмәте.
““Вектор” фәнни үзәге тарафыннан эшләнгән “ЭпиВаккорона“ вакцинасы Мәскәү шәһәре, Мәскәү, Төмән, Калининград өлкәләре һәм Татарстан Республикасы медицина оешмаларына тикшеренүләр уздыру өчен килде», — дип билгеләп үтелә хәбәрдә.
Матбугат хезмәтендә билгеләп үтелгәнчә, әлеге төбәкләрнең медицина учреждениеләре ирекле ярдәмчеләр җыя башлаган. Сайлап алуда 4 мең кеше катнашыр дип планлаштырыла, аларның 3 меңе сынауларда катнашачак. Сайлап алуларга 18 яшьтән өлкәнрәк булган һәркем килә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев