Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

"Татмедиа" АҖ газеталары һәм журналларына 13 процентка кадәр ташламалы бәядән язылып була

3 декабрьдән 13 декабрьгә кадәр язылу декадасы бара.

(3 декабрь, “Апастово-информ”).


Бүгенге көннән башлап Россия почтасы бүлекчәләрендә 2021 елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга ташламалы бәядән язылырга мөмкин. Вакытлы матбугатка ташламалар 13% ка кадәр тәшкил итә. Язылу декадасының инициаторы - "Россия Почтасы"АҖ.

Декада кысаларында "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте укучыларга популяр "Сөембикә", "Идел", "Казан утлары", "Казан", "Татарстан" журналларына, "Казанские ведомости" газетасына, районыбызның “Йолдыз”(“Звезда”) газеталарына язылырга тәкъдим итә. Моннан тыш, татар балалары өчен булган "Салават күпере", "Сабантуй", "Ялкын", "Көмеш кыңгырау" басмалары да ташлама бәядән язылып була.
Язылуны Россия почтасы бүлекчәләрендә, шулай ук сайтта tatmedia.ru/podpiska онлайн рәвештә рәсмиләштерергә мөмкин. (6+).

Акция 13 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев