Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Түбән Балтайда яшәүче Гатаулиннар 57 ел парлы гомер итүнең серләрен төшендерә

Әкрам һәм Халисә Гатауллиннар авылда иң хөрмәтле гаиләләрнең берсе. Хуҗа һәм хуҗабикә гомер буе намуслы хезмәт иткәннәр. Бүген үзләренең җыйнак кына, нурлы өйләрендә һәрнәрсәдән канәгать булып бәхетле картлык кичерәләр. Без барып кергәндә дә Әкрам абый көндәлек матбугат белән танышып утыра, ә Халисә апа балаларына оекбаш бәйләү белән мәшгуль иде. Таслап-таслап...

Әкрам һәм Халисә Гатауллиннар авылда иң хөрмәтле гаиләләрнең берсе. Хуҗа һәм хуҗабикә гомер буе намуслы хезмәт иткәннәр. Бүген үзләренең җыйнак кына, нурлы өйләрендә һәрнәрсәдән канәгать булып бәхетле картлык кичерәләр. Без барып кергәндә дә Әкрам абый көндәлек матбугат белән танышып утыра, ә Халисә апа балаларына оекбаш бәйләү белән мәшгуль иде. Таслап-таслап гомер йомгагын сүтте алар. Әкрам абый озак еллар авылдагы почта бүлекчәсен җитәкләгән. Пенсиягә чыккач та 10 ел хат ташучы булып эшләгән. Авылдашлары аны төгәллеге, җавапчыл булганы өчен хөрмәт итәләр. Әкрам абый авылның тарихын да биш бармагы кебек белә. Юкка гына аны "аяклы тарих" димиләр. Авыл уртасындагы, бөтен йортларны су белән тәэмин итүче чишмә дә "Әкрам" исемен алган. Халисә апа тумышы белән Апас кызы. Балтай мәктәбенә биология укытучысы булып эшкә килгән чибәр кызны Әкрам абый тиз күреп ала. Берникадәр дуслашып йөргәннән соң авылда яшь гаилә барлыкка килә. Ул көннән бирле 57 ел вакыт узган. "Бик дус, тату яшәдек. Хәтта сүзгә килгән вакытларыбыз да бик сирәк булды. Гел хәрәкәттә, эштә булдык. Озак яшәвебезнең сере дә шундадыр мөгаен", - диде Халисә апа. Инде өлкән яшьтә булсалар да, тырыш бал кортлары кебек гел йорт-тирәсендә кайнашалар алар. Хәтта бакчаларына да техника кертмиләр икән. Нинди генә яшелчә, нинди генә җиләк-җимеш, нинди генә чәчәк үсми аларда. Тәҗрибәле биология укытучысы буларак, җирнең, үсемлекләрнең серен белә Халисә апа.

Гатауллиннар үзләре кебек уңган-булган ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген ул-кызларының, кияү-киленнәренең, оныкларының игелеген, ярдәмен тоеп яшиләр. Халисә апа укучыларының да ихтирамын тоеп, аларның уңышларына сөенеп гомер кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев