Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тереләрнең ярдәме кирәк

Узган елның 19 апрелендә Зур Күккүз урманында табылган, җирдә озак ятудан (1 елдан артык) скелетка әверелә башлаган гәүдәнең экспертлар 25-30 яшьләрдәге ир-атныкы булуын билгеләде. Хәбәрсез югалучылар исемлеге, криминаль үлем-җинаятьләрне теркәү базасы буенча аның шәхесен ачыклау дәвам итә. Бер үк вакытта белгеч-экспертлар аның көчләп үтерелмәве версиясен дә тикшерә. 2006 елда Кормаш...

Узган елның 19 апрелендә Зур Күккүз урманында табылган, җирдә озак ятудан (1 елдан артык) скелетка әверелә башлаган гәүдәнең экспертлар 25-30 яшьләрдәге ир-атныкы булуын билгеләде. Хәбәрсез югалучылар исемлеге, криминаль үлем-җинаятьләрне теркәү базасы буенча аның шәхесен ачыклау дәвам итә. Бер үк вакытта белгеч-экспертлар аның көчләп үтерелмәве версиясен дә тикшерә. 2006 елда Кормаш авылы янәшәсендә 8 майда табылган 40-45 яшьләрдәге ир-ат мәетенең дә әлегәчә шәхесе билгеле түгел. Район полиция хезмәткәрләре өчен сезнең бу очраклар турындагы хәбәрләрегез шушы ачы үлемнәрнең серен ачуда бер ачкыч булуы ихтимал, анонимлык гарантияләнә. Кемнеңдер газиз баласы, ире яки әтисе сөякләре тереләрдән ярдәм сорый…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев