Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәүгелде һәм Югары Ындырчы авылы халкы өчен бәйрәм бүләге

6нчы май көнне Тәүгелде һәм Югары Ындырчы авылларында барлык уңайлыклары булган модульле фельдшер-акушерлык пунктлары ачылды. Әлеге чарада район башлыгы Рәшид Заһидуллин катнашты. - Тәүгелде авылы уртасында уңайлы урында яңа ФАПның ачылуы безгә дә, өлкәннәр өчен дә зур шатлык. Барлык халык исеменнән рәхмәтемне җиткерәм. Барысына да сәламәтлек, тынычлык телим, - ди...

6нчы май көнне Тәүгелде һәм Югары Ындырчы авылларында барлык уңайлыклары булган модульле фельдшер-акушерлык пунктлары ачылды. Әлеге чарада район башлыгы Рәшид Заһидуллин катнашты.

- Тәүгелде авылы уртасында уңайлы урында яңа ФАПның ачылуы безгә дә, өлкәннәр өчен дә зур шатлык. Барлык халык исеменнән рәхмәтемне җиткерәм. Барысына да сәламәтлек, тынычлык телим, - ди 28 ел фельдшер булып эшләүче Зөлфия Гыймадиева.

Югары Ындырчы авылы чын бәйрәмчә әзерләнгән. Авылның яше-карты яңа модульле ФАП ачу тантанасына җыйналды. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин халык белән очрашып район яңалыклары, чәчү барышы, уңышлар белән таныштырды. Авылның мулласы Ирек Идрисов һәм иң өлкән кеше Әнисә апа Динмөхәммәдова ал тасманы кисеп эчкә уздылар. 25ел гомерен халыкны дәвалауга багышлаган югары категорияле фельдшер Зөлфия Гомәрова да шатлыгын яшермәде. - Уколлар ясарга өйләренә йөри идем, инде менә яңа бинага үзләре киләчәкләр, монда барлык уңайлыклар да бар. Чиста, якты, җылы булганга шатланып эшлисе генә килеп тора, - ди ул.

- Аллага шөкер, 3кибетебез, мәчетебез бар. Инде менә фельдшер - акушерлык пункты да булды. Аны эшләтергә әйткән, эшләгән кешеләргә, бигрәк тә район башлыгына барлык авыл халкы исеменнән рәхмәтемне җиткерәм, - ди Әнисә апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев