Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

БЕР ЭШЛИ, БЕРӘГӘЙЛЕ ЭШЛИ

Бәдертдин Заһировның тракторга утыруына быел 40 ел була. "Беларусь", "ДТ-75", "Т-150" һәм башка төр техниканың бөтен серләрен белә ул. "ЖилКомСервис"ка эшкә килгәч 23 еллык экскаваторга "җан кертә" һәм менә дистә елдан артык шушы тракторыннан аерылмый Бәдертдин. Эшен берә­гәйле итеп башкарганы өчен коллективта хөрмәт итәләр аны. Үзе әйткәнчә, җир эшләрен башкара...

Бәдертдин Заһировның тракторга утыруына быел 40 ел була. "Беларусь", "ДТ-75", "Т-150" һәм башка төр техниканың бөтен серләрен белә ул. "ЖилКомСервис"ка эшкә килгәч 23 еллык экскаваторга "җан кертә" һәм менә дистә елдан артык шушы тракторыннан аерылмый Бәдертдин. Эшен берә­гәйле итеп башкарганы өчен коллективта хөрмәт итәләр аны. Үзе әйткәнчә, җир эшләрен башкара ул. Кайдадыр су торбасын ремонтларга кирәк икән, шунда ашыга, бик пөхтә итеп җирне казып ремонт­чылар өчен эш мәйданы хәзерләп куя. Кирәк икән юллар да чистарта. Гомумән, күп төрле хезмәт башкара, иң мөһиме белеп, җиренә җиткереп эшли. Тырыш хезмәте өчен бирелгән Мактау кәгазьләре, истәлек бү­ләкләре дә бихисап аның. Бу көннәрдә Бәдертдин Заһиров күркәм юбилеен - 55 яшьлеген билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сельские умельцы