Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бердәмлек тау күчерә

Прокуратура хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Казан шәһәрендә зур тантана узды. Биредә прокуратура хезмәткәрләре белән беррәттән баш мөхәрриребез Гүзәл Хилавиева да катнашты. "Йолдыз" ("Звезда") газетасы прокуратура хезмәткәрләренең эшчәнлеген, әлеге өлкәдәге яңалыкларны даими яктыртып бара. Узган елда да ике коллективның уртак хезмәттәшлеге белән 100гә якын язма дөнья күргән. Бу күрсәткеч республика прокуратурасы...

Прокуратура хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Казан шәһәрендә зур тантана узды. Биредә прокуратура хезмәткәрләре белән беррәттән баш мөхәрриребез Гүзәл Хилавиева да катнашты.

"Йолдыз" ("Звезда") газетасы прокуратура хезмәткәрләренең эшчәнлеген, әлеге өлкәдәге яңалыкларны даими яктыртып бара. Узган елда да ике коллективның уртак хезмәттәшлеге белән 100гә якын язма дөнья күргән. Бу күрсәткеч республика прокуратурасы җитәкчелеге тарафыннан югары бәяләнде һәм "Йолдыз" ("Звезда") газетасы "Прокуратура тормышын даими яктыртып баручы иң яхшы массакүләм мәгълүмат чарасы" исеменә лаек булды. Бүләк, чәчәк бәйләмнәре, изге теләкләр һәм алкышлар коллективыбызның эшчәнлегенә зур бәя.

Шулай ук район прокуроры урынбасары Фатыйх Хафизов та "Иң яхшы һөнәр иясе" бәйгесендә җиңеп, "Иң яхшы прокурор урынбасары" исемен алды. Аның хезмәт күрсәткечләре республикадагы хезмәттәшләре арасында мактанырлык һәм макталырлык иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: прокуратура награждение