Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әти-әни үрнәгендә чаңгы юлы бик кыска

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты, баш агроном Нияз Гыйсмәтуллинны табигать кочагында еш очратырга була. "Татарстан чаңгы юлы-2014" район спорт бәйрәмендә дә алар гаиләләре белән катнаштылар. Хуҗабикә Гөлназ, балалары Назилә белән Илназ бу көнне рәхәтләнеп кечкенә генә трамплинлы тауда чана шудылар, осталыкларын ярышларны оештыру комиссиясе дә югары бәяләде, әни...

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты, баш агроном Нияз Гыйсмәтуллинны табигать кочагында еш очратырга була. "Татарстан чаңгы юлы-2014" район спорт бәйрәмендә дә алар гаиләләре белән катнаштылар. Хуҗабикә Гөлназ, балалары Назилә белән Илназ бу көнне рәхәтләнеп кечкенә генә трамплинлы тауда чана шудылар, осталыкларын ярышларны оештыру комиссиясе дә югары бәяләде, әни һәм балаларны сөендереп, истәлекле бүләкләр бирде. Ә гаилә башлыгы 100 ләгән көндәшләре арасында 1500 метрлык чаңгы дистанциясен беренче "унлык" та үтте.

-Өебездән ерак түгел бик заманча балалар спорт мәйданчыгы төзелде, анда барсак, балаларны уеннан аеруы да авыр, нинди спорт корылмалары бар-бөтенесенә җитешәләр. "Алтын алка" боз сараена, "Дулкын" бассейнына да теләп йөрибез. "Сәламәт тәндә сәламәт акыл" диләр, ә безнең теләк-шуңа ирешү, Апаста бөтен шартлары булгач, нигә йөрмәскә, спорт белән шөгыльләнмәскә, кушылыгыз безгә,-диләр ирле-хатынлы Нияз белән Гөлназ Гыйсмәтуллиннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев