Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әти-әниле туган йортка кайтуы зур бәхет

Борнашта яшәүче Кашаф абый Галәветдинов бу көннәрдә 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аларның гаилә корып, Флера апа белән тормыш йөген бергә тарта башлауларына да 50 ел вакыт узган. Җиденче классны тәмамлау белән Кашаф абыйга бик җаваплы һәм авыр эш йөклиләр. 15 яшьлек яшүсмер малай ат белән көн саен Апас-Борнаш арасын...

Борнашта яшәүче Кашаф абый Галәветдинов бу көннәрдә 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аларның гаилә корып, Флера апа белән тормыш йөген бергә тарта башлауларына да 50 ел вакыт узган.

Җиденче классны тәмамлау белән Кашаф абыйга бик җаваплы һәм авыр эш йөклиләр. 15 яшьлек яшүсмер малай ат белән көн саен Апас-Борнаш арасын иңли. Нинди генә һава торышы булуга карамастан, таң белән чыгып китеп, тирә-күрше авылларның һәм Кама Тамагы районының почтасын вакытында алып кайтып җиткерергә тиеш була ул.

Соңрак ул Тәтеш районында механик-комбайнер белгечлеге алып кайта һәм тракторга утыра. Тракторын да, комбайнын да ияли, машинасын да йөртә. Кашаф абый барлык гомерен туган авылына багышлый. Флера апа да колхозның төрле эшләрендә катнаша, фермада эшли. Шул ук вакытта өй мәшәкатьләрен җайларга да, балалар тәрбияләргә дә вакыт таба.

Иң газиз, иң кадерле кешеләрен бәйрәмнәре белән котларга өй тулы кеше җыелды. Бу көнне Кашаф белән Флера апаның тормыштагы шатлыклары да, уңышлары да, йөрәкне сыкраткан ачы югалтулары да кабат хәтерләрендә яңарды. Ничек кенә булмасын, аларга үз язмышлары бик кадерле. Кавышкан көннәрен, авыр балачакларын, хезмәттә үткән чорларын, бүгенге җитеш, бәрәкәтле тормышларын горурланып сөйләделәр. Ә иң зур горурлыклары - туган нигезгә сукмакларны нык тотучы балалары, дәү әни, дәү әти дип килеп кочаклаучы оныклары, оныкчыклары. Бүген алар игелекләр һәм изгелекләр генә күреп яшиләр.

Ләйлә Шиһабиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев