Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тир тамчысы тама җирләргә

Быел районда урак 11 июльдә башланды. "Зөя" агрофирмасының Зур Күккүз бүлекчәсендәге борчак басуына үзенең "МакДон" чапкычы белән Әлмәндәр механизаторы Райман Нәбиев керде. Борчакның уңышы әйбәт булырга ошаган...

- Мин инде бу яңа типлы чапкыч белән икенче ел эшлим. Бик әйбәт уйланылган, иң мөһиме - механизатор өчен бөтен шартлар да бар. Тузан керми, кыздырмый, кондиционеры эшләп тора, утыргычы җайлы һәм бик иркен. Шарты булгач, эше дә бара - былтыр мин бу "МакДон"ны , 5 июльдә алып чыктым. Шул ук елны кул алмашым белән 2650 га үләннәрне, бөртекле һәм кузаклы культураларны теземнәргә ектырдык. Сезонга 100 мең сум чамасы хезмәт хакы чыкты,-ди механизатор үзе. Быел минем белән бергә Үтәмеш егете Ильнур эшли. Бик сәләтле, тырыш ул.

Быел уракны районда бик кыска срокта төгәлләү бурычы куела. Чөнки көннәр коры тора, бөртекнең җиргә коелуына, кояш кызуында куырылуына юл куярга ярамый!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев