Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тиздән штрафны 50 % ташлама белән түләп булачак

2016 елдан штрафларын терминал аша 20 көн эчендә түләүче шоферларга терминал автомат рәвештә ташламалы бәясен чыгарачак. Тик бу ташламалар исерек көе руль артына утыручыларга, светофорның кызыл утына чыгучыларга, юл һәлакәтендә гаепле булучыларга, елына бер тапкырдан артык тизлекне арттырып йөрүче кызу шоферларга кагылмый. Штраф түләү процессы үзгәрми: гадәттәгечә машина йөртүчегә постановлениенең...

2016 елдан штрафларын терминал аша 20 көн эчендә түләүче шоферларга терминал автомат рәвештә ташламалы бәясен чыгарачак.

Тик бу ташламалар исерек көе руль артына утыручыларга, светофорның кызыл утына чыгучыларга, юл һәлакәтендә гаепле булучыларга, елына бер тапкырдан артык тизлекне арттырып йөрүче кызу шоферларга кагылмый.

Штраф түләү процессы үзгәрми: гадәттәгечә машина йөртүчегә постановлениенең номерын яисә машина йөртү таныклыгы, теркәү таныклыгы номерын кертергә кирәк булачак. Аннан соң терминал ташламалы бәяне үзе чыгарачак. Льгота бары постановление чыкканнан соң 20 көн дәвамында гына гамәлдә булачак. 21нче көнгә исә системада яңа мәгълүмат кертелә, бу юлы инде штрафның суммасы 100 процент буларак карала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев