Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Тизрәк чыгып калыйм, өлгерәм бит әле...”

Әнә шулай уйлый кайбер машина йөртүчеләр тимер юл кичүенә килеп җиткәндә. Районыбыз территориясендәге тимер юл кичүләрендә (алар барлыгы тугыз) һәр ел саен диярлек юл-транспорт һәлакәтләре кабатланып тора. Кемнеңдер саксызлыгы, ваемсызлыгы аркасында кеше гомере өзелә, сәламәтлегенә зыян килә. Быел да Каратун тимер юл кичүендә бер юл һәлакәте була, транспорт хуҗасы авыр...

Әнә шулай уйлый кайбер машина йөртүчеләр тимер юл кичүенә килеп җиткәндә. Районыбыз территориясендәге тимер юл кичүләрендә (алар барлыгы тугыз) һәр ел саен диярлек юл-транспорт һәлакәтләре кабатланып тора. Кемнеңдер саксызлыгы, ваемсызлыгы аркасында кеше гомере өзелә, сәламәтлегенә зыян килә. Быел да Каратун тимер юл кичүендә бер юл һәлакәте була, транспорт хуҗасы авыр тән җәрәхәтләре ала. Ә менә күрше республикаларның берсендә мотоцикл белән поездга бәрелеп өч егетнең гомере өзелә. Тимер юл кичүендәге һәлакәтләрне киметү максатыннан 14 ноябрь көнне Каратун тимер юл кичүендә Горький тимер юллары белгечләре район ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә "Светофорның кисәтү сигналына кергәч, сез көчсез: тимер юлга җиткәнче туктагыз!" дип исемләнгән акция үткәрделәр. Акция барышында кичү янындагы транспортчылар белән саклык чаралары турында әңгәмәләр үткәрелде, "Игътибар, тимер юл кичүе!" дигән кисәтү кәгазьләре таратылды. Транспортчылар бу чараның кирәклеген ассызыкладылар, фикерләрен җиткерделәр. Акцияне үткәрү чарасында Горький тимер юлларының Казан регионы буенча әйдәп баручы белгече Айсылу Закирова да катнашты. Казан регионына Татарстан, Мари-эль, Чувашия республикалары керә икән. "Аңлату, кисәтү эшләре даими алып барылуга карамастан, кичүләрдәге һәлакәтләр кимеми. Быел регион буенча 12 очрак булды. Кагыйдә бозучылар үз гомерләрен генә түгел, поездагы йөзләгән пассажирның да гомерен куркыныч астына куялар бит", - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев