Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Еллык хезмәтләренә нәтиҗә ясадылар

Еллык хезмәтләренә нәтиҗә ясадылар "Без бөтен буыннар өчен дә ачыкбыз, һәркемнең бүгенгесе һәм киләчәге турында кайгыртабыз". 14 февральдә Кама Тамагы районында Пенсия Фонды белгечләренең еллык хисап җыелышында бу сүзләр еш яңгырады. Җыелышны Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча Пенсия Фонды идарәсе начальнигы Ильмир Гыйльметдинов ачып җибәрде һәм узган елгы эшчәнлекләренә...

Еллык хезмәтләренә нәтиҗә ясадылар

"Без бөтен буыннар өчен дә ачыкбыз, һәркемнең бүгенгесе һәм киләчәге турында кайгыртабыз". 14 февральдә Кама Тамагы районында Пенсия Фонды белгечләренең еллык хисап җыелышында бу сүзләр еш яңгырады. Җыелышны Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча Пенсия Фонды идарәсе начальнигы Ильмир Гыйльметдинов ачып җибәрде һәм узган елгы эшчәнлекләренә нәтиҗә ясап, киләчәккә бурычлар билгеләде, уңышлары турында сөйләде. Безнең район пенсия фонды бүлеге хезмәткәрләре хезмәтенә уңай бәя бирде. Апас районы пенсия бүлеге җитәкчесе, идарә начальнигы урынбасары Шамил Гаффаров, шулай ук бүлекнең әйдәп баручы белгече Илгизәр Вәлиәхмәтов чыгыш ясап кайбер проблемалары белән уртаклаштылар, яңалыкларга тукталдылар. Мәсәлән, быелдан пенсия турындагы мәгълүматлар конвертта килми, аны интернет челтәреннән үзеңнең шәхси номерыңны (СНИЛС) җыеп кереп карарга булачак икән. Ә район башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары Рамил Сәлахов үз сүзен пенсионерлар Союзы эшчәнлегеннән башлады, аларның һәр чарада да актив катнашуларын тәсвирлап бирде. Аның чыгышы күршеләрдә кызыксыну тудырды. Җыелышта ТР Пенсия Фонды вәкиле - казначылык бүлеге начальнигы - баш хисапчысы Елена Софронова катнашты һәм чыгыш ясады. Соңыннан бер төркем белгечләрнең хезмәтләре бәяләнде.

Рәсемдә: Елена Софронова Апас пенсия фонды белгече Равилә Мөбәриеваны бүләкли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсионный