Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ХЕЗМӘТЕНӘ КҮРӘ ХӨРМӘТЕ

Нәкъ үзе әйткәнчә, Югары Акхуҗа авылы егете Рөс­тәм Шәйхулла улы Хәмидуллин шушы җирлектә туган, үскән, тир түккән, тәҗрибә туплаган, уңышларга ирешкән. 1982 елда Буа ветеринария техникумын тәмамлап, Муса Җә­лил колхозына ветеринар-зоотехник булып эшкә кайта ул. Туган колхозында үзен зур оештыру сәлә­тенә ия, булдыклы, киләчәкне алдан күрү­чән, өметле белгеч итеп таныта...

Нәкъ үзе әйткәнчә, Югары Акхуҗа авылы егете Рөс­тәм Шәйхулла улы Хәмидуллин шушы җирлектә туган, үскән, тир түккән, тәҗрибә туплаган, уңышларга ирешкән. 1982 елда Буа ветеринария техникумын тәмамлап, Муса Җә­лил колхозына ветеринар-зоотехник булып эшкә кайта ул. Туган колхозында үзен зур оештыру сәлә­тенә ия, булдыклы, киләчәкне алдан күрү­чән, өметле белгеч итеп таныта һәм 1987 елда җитәкче итеп билгеләнә. Районның авыл хуҗалыгы тармагында иң яшь җитәкче булса да, тырышлыгы белән зур уңышларга ирешә ул. Ару-талуны, иртә-кичне, бәй­рәм-ялны белмичә эш­ләгән җитәкче 34 яшендә Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеменә лаек була. Ул җи­тәкләгән 14 ел эчендә Муса Җәлил колхозы ик­мәк үстерү, ит-сөт җитештерү, чөгендер игү һәм башка тармакларда алдынгылар сафыннан төш­ми.

Соңрак Рөстәм Хәмидуллин Казанда шәхси эш­мәкәрлек белән шөгыль­ләнә. Бүгенге көндә ул "Свияга" авыл хуҗалыгы берләшмәсе генераль директорының Йомралы зонасы буенча урынбасары. Шул ук вакытта район аучылык җәмгыяте рәисе вазифасын да башкара.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә озак еллар намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен, шулай ук 50 яшь тулу уңаеннан Хәмидуллин Рөстәм Шәйхулла улы район башлыгының Мактау грамотасына һәм истәлекле бүләккә лаек булды. Аңа бу бүләкләрне тантаналы шартларда район Советының аппарат җитәкчесе Алмаз Сабирҗанов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин тапшырдылар. Юбиляр бу көннәрдә шулай ук ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән дә бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: грамота