Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тревога белән-Апаска!

27 февральдә Казан шәһәренең Киров районы башкарма комитетының һәм "Заречье" идарә компаниясе гражданнар иминлеге инженерлары Руниза Игтеева, Татьяна Овченкова, район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Сабирҗанов, аның мобилизация эшләре буенча ярдәмчесе Равил Гобәйдуллин һәм авыл җирлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләре катнашында семинар-укулар һәм өйрәнүләр башланды. Аның шартлары буенча, Татарстан башкаласында көтелмәгән, гадәттән...

27 февральдә Казан шәһәренең Киров районы башкарма комитетының һәм "Заречье" идарә компаниясе гражданнар иминлеге инженерлары Руниза Игтеева, Татьяна Овченкова, район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Сабирҗанов, аның мобилизация эшләре буенча ярдәмчесе Равил Гобәйдуллин һәм авыл җирлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләре катнашында семинар-укулар һәм өйрәнүләр башланды. Аның шартлары буенча, Татарстан башкаласында көтелмәгән, гадәттән тыш хәлләр, техноген катастрофа килеп чыкса, яки киңәйтелгән хәрби өйрәнүләр, "Тревога" игълан ителсә, районыбыз Казаннан 60 мең граждан һәм 50 дән артык оешма-предприятие коллективларын кабул итәргә тиеш. Семинар-укулар барышында исемлекләр, эвакуацияләнергә мөмкин объектларны урнаштыру һәм башка мөһим бурычлар каралды, саннар тагын бер тапкыр чагыштырылды. Мартта аның район гражданнар оборонасы һәм мобилизация штабы эшен җәелдереп, колачлырак үтүе фаразлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев