Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Туристлар Татарстанны ярата

Республикага бер тапкыр килгән туристларның яртысыннан артыгы яңадан килә.

(1 август, “Апастово-информ”).


Республикага килгән туристларның күбесе кабат килүчеләр. Чөнки, бер тапкыр килгәндә, барлык матур урыннарны да карап өлгерә алмыйлар.

“Без килгән туристларның фикерләрен өйрәнәбез. Аларның мондагы чисталык, пөхтәлек, матур инфраструктура турында фикерләрен кызыксынып укыйбыз. Туристларның 60 проценты икенче тапкыр килә безгә”, - диде Андрей Кузьмин белән әңгәмәсендә туризм буенча Татарстан Дәүләт комитеты председетале Сергей Иванов.

Киләчәктә “Бөек Идел юлы” проекты гамәлгә кергәч, туристларның санын тагын да арттырып булачак. Шулай ук, әйләнеп килүче туристны булдырабыз, дигән фикер әйтте Иванов.
Казанга элек бер дә килмәгәннәр килә хәзер. Араларында элек Европага һәм башка чит илләргә йөргәннәр күп. Татарстан туристларының яртысыннан артыгы - кабат килүчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев