Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тутай авылыннан Галия әби Гыйззәтуллина Идел буйлап сәяхәткә китте

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына һәм Ленинград камалышын өзүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында сугыш ветераннары һәм кадет мәктәпләрендә укучылар Санкт-Петербург шәһәренә «Константин Коротков» теплоходында Идел буйлап круизга китте. Республика көне - 30 августта башланып, 14 сентябрь - бишенче чакырылыштагы Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау көнендә тәмамланучы әлеге...

 

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына һәм Ленинград камалышын өзүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында сугыш ветераннары һәм кадет мәктәпләрендә укучылар Санкт-Петербург шәһәренә "Константин Коротков" теплоходында Идел буйлап круизга китте.

Республика көне - 30 августта башланып, 14 сентябрь - бишенче чакырылыштагы Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау көнендә тәмамланучы әлеге сәяхәт Казан - Санкт-Петербург - Казан маршруты буенча оештырылган. Тарихи урыннар буенча сәяхәттә блокада ачысын үз җилкәсендә татыган Тутай авылында яшәүче Галия әби Гыйззәтуллина да бар. 872 көн дәвам иткән Ленинград камалышы- илебезнең мәңгелек йөрәк ярасы ул. Бу круизга ветераннар белән бергә кадетчыларны да алып баруларының максаты - үсеп килүче яшь буынны тарихи үткәнебез белән таныштыру, ачлык-ялангачлык шартларында да сынмаган халкыбыз мисалында патриотизм хисләре тәрбияләү, буыннар чылбырын дәвам итү.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев