Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Төзегән кеше бай була

Карамасар авылы янәшәсендә 1200 башка исәпләнгән ачык типлы терлек симертү комплексы төзелеше дәвам итә. Ул быел иртә яздан башланды. Эретеп ябыштыручы Илгиз Ибәтуллин, монтажчылар Илнур Әхмәтҗанов, Ирек Нәҗмиев, Руслан Галкин төзүчеләр бригадасы эшне тиз тота. Ябык ангарларның тимер конструкцияләрен капиталь ремонтлап яңабаштан куллану, җирле материаллар төзелешкә тотылган чыгымнарны күпкә киметә....

Карамасар авылы янәшәсендә 1200 башка исәпләнгән ачык типлы терлек симертү комплексы төзелеше дәвам итә. Ул быел иртә яздан башланды.
Эретеп ябыштыручы Илгиз Ибәтуллин, монтажчылар Илнур Әхмәтҗанов, Ирек Нәҗмиев, Руслан Галкин төзүчеләр бригадасы эшне тиз тота. Ябык ангарларның тимер конструкцияләрен капиталь ремонтлап яңабаштан куллану, җирле материаллар төзелешкә тотылган чыгымнарны күпкә киметә. Терлекләрне интенсив симертүгә исәпләнгән 6 бүлем, яңгыр-җилдән ышыклану, азык кертү юллары, малларны ашату мәйданчыкларының бетонлануы, багана-коймаларның тимердән корылуы аларның озын гомерле булачагына ныклы ышаныч тудыра. Азык салу ачык улаклары чикләгечләре терлекнең яшенә карап көйләнәчәк. Бу яңалык терлекчеләр хезмәтен җиңеләйтәчәк. Эш процессын механикалаштыру, хезмәт, техника куркынычсызлыгы таләпләренең төгәл, катгый үтәлеше өчен дә шартлар булдырылачак. Былтыр Дүртиле авылы янәшәсендә төзелгән "игезәк" комплекста да шундый ук проект кулланылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тљзелеш