Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гаделлеген, таләпчәнлеген күреп…

"Алга" хуҗалыгы амбар мөдире Гүзәлия Зыятдинова яраткан ул-киленнәре, оныклары белән бергәләп матур гомер таңын - 60 яшьлек юбилеен каршылады. 40 елга якын терлекчелектә эшләде ул. Гомер уртасында 3 ир бала белән пар канатсыз калган Гүзәлиягә тормыш арбасын тартып баруы җиңел генә булмагандыр инде, әлбәттә. Тырышты, балаларын башлы-күзле итте, киленнәренә яхшы...

"Алга" хуҗалыгы амбар мөдире Гүзәлия Зыятдинова яраткан ул-киленнәре, оныклары белән бергәләп матур гомер таңын - 60 яшьлек юбилеен каршылады.

40 елга якын терлекчелектә эшләде ул. Гомер уртасында 3 ир бала белән пар канатсыз калган Гүзәлиягә тормыш арбасын тартып баруы җиңел генә булмагандыр инде, әлбәттә. Тырышты, балаларын башлы-күзле итте, киленнәренә яхшы каенана, оныкларына әйбәт дәү әни булу шатлыгын да күрде. Бер баласы -Дамиры читкә китмичә, туган авылында яшәүне өстен күрде, ике баласы читтә тормыш итә.

Менә инде өченче ел Гүзәлия хуҗалыгыбызда амбар мөдире булып эшли. Мондый җаваплы эшкә исә иң намуслы, төгәл һәм һәрнәрсәне исәпләп, халык байлыгына сак карарга гадәтләнгән кешеләрне генә куялар.

Хуҗалыгыбыз җитәкчесе Ринат Гыйсмәтуллин юбилярга барлык авылдашларының һәм хезмәттәшләренең иң матур теләкләренен җиткереп, аның коллективтан тиз генә аерылмавына өметләнә. "Аның кебек гадел, үз-үзенә һәм башкаларга да таләпчән була белүчеләр хуҗалыгыбыз тоткасы", - ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: зав.