Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Уңганның эше дә уң булыр

"Апас" берләшмәсенең булдыклы механизаторлары Зөфәр Шәмгунов, Илшат Хикмәтов, Раил Мәрданов, Газиз Зиннуров быел терлекләргә кышлык азык әзерләүдә иң-иңнәр булып танылдылар. Берләшмәнең баш идарәчесе Рафил Илалов, Акхуҗа бүлекчәсе җитәкчесе Рамил Гайнуллин әнә шулай диләр. - Алар салган сенажның сыйфаты югары булачагы бүгеннән үк билгеле. Чөнки, көнне-төнгә ялгап, технологияне бозмыйча башкарылган эш...

"Апас" берләшмәсенең булдыклы механизаторлары Зөфәр Шәмгунов, Илшат Хикмәтов, Раил Мәрданов, Газиз Зиннуров быел терлекләргә кышлык азык әзерләүдә иң-иңнәр булып танылдылар.
Берләшмәнең баш идарәчесе Рафил Илалов, Акхуҗа бүлекчәсе җитәкчесе Рамил Гайнуллин әнә шулай диләр.
- Алар салган сенажның сыйфаты югары булачагы бүгеннән үк билгеле. Чөнки, көнне-төнгә ялгап, технологияне бозмыйча башкарылган эш һәрчак уңа, сыйфатлы була, - ди ике җитәкче беравыздан.
Гомумән, "Апас" берләшмәсендә бик тырыш халык яши һәм җир жимертеп эшли дә. Инвестор-"Ак Барс" Аграр Холдинг компаниясе һәм "Зөя" агрофирмасы җитәкчелеге 1200 баш ит токымлы терлекләр өчен яңа, заманча комплексның чираттагысын бу якларда төзүне әнә шуңа нигезләнеп һәм ышанып башлады. Ә терлекләр өчен күп һәм сыйфатлы азык, нык, яңа корылмалар кирәк. Берләшмә ферма-кырлары, төзелеш мәйданнарында бүгенге матур үзгәрешләрнең дәвамлы булачагына да беркем шикләнми бүген.
Көннәр матур торганда берләшмәдә эш ике сменада оештырылган. Басу-кырларында эшләүчеләрне тәмле аш-судан өзмиләр. Вакытның кадерле чагы бүген. Һәм моны бөтенесе бик яхшы аңлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Апас” берлђшмђсенећ булдыклы механизаторлары