Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Горурлансын Ватаныбыз сезнең белән!

15 майда район мәдәният йортында хәрби хезмәткә хәзерләнүче егетләр өчен бәйрәм тантанасы булды. Язгы чакырылышта армия сафларына районыбыздан 28 егет китәчәк. Алар арасында югары белем алып өлгергән 6 егет тә бар. Булачак солдатлар бәйрәмгә әти-әниләре белән чакырылганнар иде. Аграр көллият, Апас мәктәбенең югары сыйныф укучылары да бу чараны кызыксынып карадылар....

15 майда район мәдәният йортында хәрби хезмәткә хәзерләнүче егетләр өчен бәйрәм тантанасы булды. Язгы чакырылышта армия сафларына районыбыздан 28 егет китәчәк. Алар арасында югары белем алып өлгергән 6 егет тә бар.

Булачак солдатлар бәйрәмгә әти-әниләре белән чакырылганнар иде. Аграр көллият, Апас мәктәбенең югары сыйныф укучылары да бу чараны кызыксынып карадылар. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ранис Әхмәтшин тантананы ачып, изге теләкләрен юллады. "Армиягә бару һәр егет өчен намус эше. Элек-электән солдат хезмәтенә барган егет башкалардан өстен саналган. Апас данына тап төшермәгез, якыннарыгызны изге хәбәрләрегез белән генә сөендереп торыгыз", - диде ул. Хәрби комиссар Илшат Паймурзин, сугыш һәм хезмәт ветераны Шәүкәт Хатыйпов, әфганчылар оешмасыннан Фаил Курамшин, Фәргать Мотыйгуллиннар да егетләрне тормышның иң җаваплы чорына аяк басулары белән тәбрикләделәр, ил-күкләребезнең тыныч булуын теләделәр. Очрашу җыр-биюләр белән аралашып барды. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре егетләр өчен бик тә эчтәлекле программа хәзерләгәннәр иде. Егетләрне сәхнә түренә чакырып чиккән кулъяулыклар тапшыру да бәйрәмгә матур төсмер бирде. Ә өч егеткә хәрби комиссар тантаналы шартларда повесткалар һәм район башлыгы исеменнән истәлекле бүләкләр дә тапшырды. Шулай ук хәрби комиссариат белән тыгыз элемтәдә эшләгән бер төркем җитәкчеләр хезмәте дә билгеләнеп үтте.

Булачак солдатларга теләкләр изге: сезне һәрчак сагынып көтеп торучы якыннарыгыз барын онытмыйча, исән-имин хезмәт итеп кайтыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: призыв армия, проводы