Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Украина һәм Белоруссия җирендә башын салган апаслылар күмелгән “Туганнар каберлекләре”ннән туфраклар кайтты

Мемориаль комплекс янында да тарихи вакыйга узды. Украина һәм Белоруссия "Туганнар каберлекләре"ннән кайткан һәм районга кайтып вафат булган райондашларыбызның каберлекләреннән алган изге туфраклар тантаналы шартларда Мемориаль комплекска урнаштырылды. Мәгълүматлар буенча Украина җирендә 250 райондашыбыз батырларча башын салган, Белоруссиянең Брест шәһәрендә Апасның 190 батыр улы җирләнгән. Туган якларына кайтып вафат булган...

Мемориаль комплекс янында да тарихи вакыйга узды. Украина һәм Белоруссия "Туганнар каберлекләре"ннән кайткан һәм районга кайтып вафат булган райондашларыбызның каберлекләреннән алган изге туфраклар тантаналы шартларда Мемориаль комплекска урнаштырылды. Мәгълүматлар буенча Украина җирендә 250 райондашыбыз батырларча башын салган, Белоруссиянең Брест шәһәрендә Апасның 190 батыр улы җирләнгән. Туган якларына кайтып вафат булган батыр якташларыбызның саны 3 меңнән артып китә. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек көннәрендә башкарылган бу изге һәм тетрәндергеч вакыйгада Бөек Ватан сугышы, тыл ветераннары, хезмәт коллективлары һәм яшь буын катнашты. Чит җирләрдә башын салган ватандашларыбызның каберлекләреннән бер уч туфракны туган җир куенына иңдерү эшен район башлыгы башлап йөрде. Әлеге тарихи вакыйганың әһәмиятен киләчәк буынга җиткерүче туфраклар салынган капсулаларны мәңгеләштерү вакыйгасында ул шәхсән үзе катнашты. Шулай ук район хәрби комиссары Илшат Паймурзин, Россия хәрби-тарихи фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Әхәт Садриев, сугыш ветераннары Зиннәт Хәйруллин һәм Шәүкәт Хатыйпов та дәһшәтле еллар хатирәсен кабат-кабат яңарттылар, якташларыбызның кабатланмас батырлыгын үрнәк итеп куйдылар.

Батырлар бер минутлык тынлык белән искә алынды, Мәңгелек ут янына чәчәкләр салынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев