Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Укытучыга урын – апаслыларның күңел түрендә

Укытучы! Бу сүзне ишетүгә күз алдына иң яраткан укытучың килеп баса. Хәтта ничәмә-ничә еллардан соң да аларга булган хөрмәт сүрелми, киресенчә, вакыт үткән саен ныгый гына бара. Укытучылар көне алдыннан, без дә, райондашларның фикере белән кызыксындык. Һәр укучының яраткан, аңа тиңләшергә, кайбер сыйфатларын үзендә булдырырга теләгән укытучысы бүген дә күңелендә...

Укытучы! Бу сүзне ишетүгә күз алдына иң яраткан укытучың килеп баса. Хәтта ничәмә-ничә еллардан соң да аларга булган хөрмәт сүрелми, киресенчә, вакыт үткән саен ныгый гына бара. Укытучылар көне алдыннан, без дә, райондашларның фикере белән кызыксындык. Һәр укучының яраткан, аңа тиңләшергә, кайбер сыйфатларын үзендә булдырырга теләгән укытучысы бүген дә күңелендә яши икән. Күрәсең, укытучыңа булган хөрмәтне еллар гына сүрелдерә алмый.

Гүзәл Шәрәфуллина, Апас урта мәктәбенең чит телләр укытучысы:

- Бүген минем инглиз теле укытучысы булып хезмәт итүемдә Суфия Сәлахованың өлеше зур. Япь-яшь укытучы безнең Апас урта мәктәбенә эшкә кайтты. Без аның төс-кыяфәтенә, сәләтенә, инглиз телен камил белүенә сокландык. Классыбыздан өч кеше - мин, Марат Гомәров һәм Рәис Хәбибуллин Суфия Сәлахова юлы буйлап китте. Мин үземнең туган мәктәбемдә хезмәт итәм. Беренчедән, укытучым-остазым янында эшләү миңа бик зур җаваплылык өстәсә, икенчедән, янәшәмдә һәрчак киңәш сорап барырлык кешем барын беләм.

Илсөя Заһидуллина, салым инспекторы:

- Мәктәп сүзе белән янәшә беренче укытучым - Акхуҗа авылында яшәүче Нина Сабитованың да исемен атыйсым килә. Беренче көннән елмаеп каршы алды, без белемле булсын өчен күпме тырышлык куйды ул. Менә быел үземнең кызым Азалия дә беренче класска укырга керде. Аңа дәресләр хәзерләргә булышканда да, беренче укытучымның һәр сүзе колагымда яңгырый. Аның киңәшләренең үтемле булуын еллар узган саен ныграк аңлыйм.

Нурания Зәйнуллина, Әҗем балалар бакчасы мөдире.

- Без - 8 кыз һәм 18 егетне Тәгъзимә апа Ногманова Борнаш урта мәктәбенең 4нче классына кабул итеп алды. Шул көннән башлап ул безнең иң якын укытучыбызга әверелде. Ул Апас мәктәбенә укытырга киткәч, классыбызның яме беткән кебек булды. Тиздән мәктәпне тәмамлавыбызга 20 ел була. Тәгъзимә апа бүген дә күрү белән кочаклап ала, хәлләребезне сораша. Без үзебез дә классташлар белән очрашкач, иң беренче сүз итеп: "Тәгъзимә апаның хәле ничек икән?" - дип сорыйбыз.

Рузилә Мифтахова, Иске Йомралы авыл җирлеге башлыгы урынбасары:

Минем иң яраткан укытучым - Олы Бакырчы мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты серләренә төшендерүче Лилия Мөхәммәтҗанова. Ул иң элек балалар бакчасында тәрбияче булып эшләде. Без бакчага Лилия апаны сагынып бара идек. Ә аннан соң ул минем класс җитәкчем булды һәм рус теле әдәбияты дәресләрен алып барды. Лилия апаның: "Тырышлык беркайчан бушка китми, тормыш иткәндә бу сыйфат бик кирәк", - дигән сүзләрен бүген дә гел хәтеремдә йөртәм.

Рания Зиннурова, район мәдәният бүлеге җитәкчесе урынбасары:

- Чын укытучы нинди була дисәләр, мин Иске Йомралы мәктәбе укытучысы Венера Бикмөхәммәтова кебек дип җавап бирер идем. Чөнки ул авыл балалары күңелендә рус теле һәм әдәбияты фәненә кызыксыну уяту юлларын таба белде, аның дәресләрен без бик теләп үзләштердек. Класс җитәкчебез буларак, ул безне дус, бердәм булырга өйрәтте. Венера апаны очрашуларга дәшәбез, хатирәләрне бергә-бергә хәтердә яңартабыз. Ул хәзер Казанда яшәсә дә, очрашуларыбызга кайта. Классташларым барысы да тормышта дөрес юлдан китте, монда мин Венера апаның өлеше зур дип уйлыйм.

Роза Насыйбуллина, Багыш авылы фельдшеры:

Быел Борнаш урта мәктәбен тәмамлавыма 30 ел булды. Тормышта класс җитәкчем Сария апа Камалиеваның киңәшләренә бик еш таянырга туры килә. Математика укытучысы буларак та, класс җитәкчем буларак та, мин аны һәркемгә үрнәк итеп куяр идем. Ул: "Чын кешеләр булыгыз!" - дип тәрбияләгән укучылары белән бүген горурлана ала.

Ә сезнең иң яраткан укытучыгыз кем? Әйдәгез, сайт аша аларга иң матур теләкләрегезне языгыз!

Ләйлә Шиһабиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев